Узган 2023 елда Түбән Новгород тарихында беренче тапкыр киң колач җәйгән I Идел буе Сабан туеның йөзек кашы булган татар көрәшендә сафаҗайлы яшь пәһлеваннар Хадис белән Ханнан Камалетдиновлар дуплет белән “аткан” кебек үк (алар татар көрәшенең ирекле һәм классик стилендә дә абсолют чемпион исемнәрен яулады), Казанда узган XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да безнең Нижгар өлкәсе делегациясе дуплет белән “атып” кайтты.
Беренчедән, бу җыен чараларында беренче тапкыр Нижгар делегациясе составында “Туган як” редакциясеннән ике хезмәткәр катнашты һәм шуның өчен чиксез рәхмәтләребезне өлкә татар автономиясе җитәкчелегенә һәм өлкә милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаиповка белдерәбез.
Биредә тик шуны искәртеп үтәргә кирәк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ирфан Таһирович җитәкләгән делегация белән махсус фотога да төште әле.
Икенчедән, Гаилә елы уңаеннан, гаилә бизнесын һәм кыйммәтләрен чагылдырган күргәзмәдә Нижгар татарлары өчен ике урын бүленеп бирелгән иде. Аның беренчесендә Зур Рбишчадан Иршат әфәнде белән Зөлфия Абдулкаримовларның гаилә продукцияләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм күп санлы делегатларга тәкъдим итүләре турында узган саныбызда язып чыктык. Хәзер тик шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар биредәге “Татар базары” күргәзмә-ярминкәсендә Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе чакыруы буенча катнашты.
Ә менә икенче бер төштә Түбән Новгородта узган I Идел буе Сабан туе-2023 батырлары – Хадис белән Ханнан Камалетдиновлар һәм аларның гаилә бизнесын алып барган әтиләре, сафаҗайлы Хасыл әфәнде белән Рөстәм Нургалиевичны Ирфан Таһирович таныштырды, безнең татар көрәше үзенчәлекләре турында сөйләде һәм Татарстан Рәисе Сергач татарлары лидерын бик кызыксынып тыңлады, аның белән дусларча аралашты. Ә күргәзмә-ярминкәдән чыгып барышлый, Рөстәм Нургалиевич махсус безнең көрәш батырлары һәм Ирфан Таһирович делегациясе янында тагын бер тукталыш ясады һәм бик теләп безнең белән истәлеккә фотога төште.
Аерым квота белән безне бу мөһим чарада олы кунак иткәннәре, Нижгар татар көрәше батырларын, Сергач округының уңышлы эре фермеры Фаил Арифуллинның продукциясен, безнең “Туган як” газетасын Татарстан Республикасы Рәисенә тәкъдим итү мөмкинлеге тудырганнары өчен Ирфан Шаипов Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә тирән ихтирамын, олы рәхмәтен белдерә.
Өченчедән, пленар утырышта тапшырылган һәм кул бармакларында гына санарлык медальләрнең икесенә безнең күренекле һәм мәрхәмәтле эшмәкәрләрнең лаек булуы – аларның иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышыбызда күрсәткән активлыкларына һәм булышлыкларына бирелгән югары бәя, киң җәмәгатьчелек алдында казанган зур дәрәҗә.
Өч көн рәттән барган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көне безнең Нижгар төбәге делегациясе өчен иң уңышлы һәм бик файдалы булды.
Ә беренче көнне без әле “Авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле” дигән темага корылган дискуссион мәйданчыкта да катнаштык. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты каршында татар эшмәкәрләре белән эшләп килгән бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев алып барды. Ул татарлыкны саклап калуда һәм безнең милләтне бөтен дөньяга танытуда ярдәм кылачак, татарларга борынгыдан хас булган төп һәм популяр һөнәрчелекләр турында сөйләде.
Аның беренчесе, әлбәттә, татар аты. “Татарга ат тәүге мәхәббәт кебек кадерле”, – дигән мәкаль бар безнең халыкта, ә Нижгар төбәге татарлары өчен ат бигрәк кадерле хайван, чөнки элек- электән безнең хезмәтчел татарлар ат белән дәүләт чикләрен саклаган һәм аның белән көн күргән, гаиләсен туендырган.
Татар токымлы атлар турында аларны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин сөйләде. Хәзер аның хуҗалыгында аксыл-сары төстәге, ак яллы, кыска буйлы 600 тирәсе ат бар икән.
“Бүген без Аударыш ярышларын таныту буенча күләмле эш алып барабыз. Аның өчен зур мәйдан кирәк түгел, кечкенә бер мәйданчык эчендә ике иярсез атка ике егет утыра. Аларның икесенең дә билендә билбау. Шул билбаудан тотып кына көндәшне аттан сөйрәп төшерергә кирәк. Монда егетләрнең көче дә, акылы да, ат белән идарә итү сәләте дә ачык чагыла.
Рәхмәт Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, аударыш ярышлары буенча 4 тапкыр инде республика чемпионаты булып үтте. Аның чираттагысы 12 июньдә Әлмәттә оештырылачак. Аннары күрсәтмә чыгышлар белән татарлар компакт яшәгән Марий Эл, Нижгар, Мордовия, Пенза, Саратов, Самара, Ульян һәм Чувашстан төбәкләренә дә барып чыгарга исәп бар”, – дип сөйләде Фәрит әфәнде.
Әлеге юлларны язганда, аның белән элемтәгә чыктык, төбәгебездәге бер сабантуйга килә алмассызмы, дип үтендек.
“Июнь-июль айлары бик тыгыз булачак, шулай да сабантуйларыгызның көннәрен язып җибәрегез, ә болай без төбәкләргә чыгарга апрель азагы, май башларында дип уйлаштырып торабыз”, – диде.
Татар авылларын саклап калуда тагын каз үрчетү бренды да ярдәм итәргә сәләтле. Моның белән зур күләмдә шөгыльләнүчеләр өстенлекне “Линда” токымына бирә икән.
“Алар табигать һәм безнең тормыш шартларына таләпчән булмаган әрсез һәм яхшы авырлык җыя торган кош. Түбән Новгород өлкәсендә җирле, “Кытай”, “Адлер” һәм “Солнечногорск” токымнарын катлаулы серкәләндерү (аталандыру) аркасында барлыкка килгән казлар алар”, – дип аңлатты төбәктәш дустым, тәҗрибәле фермер һәм мәрхәмәтле меценат Фаил Харис улы. Сергач кошчылык фабрикасы директоры булып эшләгәнгә күрә, аңа бу тема бик якын һәм аеруча аңлаешлы иде.
Тагын умартачылык, бакчачылык, шифалы чәй, милли кием булдыру турында файдалы чыгышлар һәм фикер алышулар булды.
Шул ук дискуссион мәйданчыкта чыгыш ясаган Ринат Исламов үзенең “Нурлы ислам” проекты, аның максаты турында аңлатып сөйләде. Алар Рамазан аеның 30 көнендә республиканың 30 манарасын декоратив яктыртачак.
Безнең Сергач төбәген дә искә алды, чөнки нәкъ шул фирма Ирфан Таһировичның соравы буенча һәм финанс ярдәмендә Кочко-Пожар мәчетен яктыртты һәм тиздән шулай ук Шөбиле мәчете дә кичке төштә балкып торачак. Моның өчен бөтен кирәк-яракларны Фаил Харис улы Казаннан алып кайтты инде.
Менә күрәсез, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына барып, булдыклы Нижгар егетләре бу очракта да дуплет белән “атты” һәм үз авыллары өчен файдалы ике эш отты.
Күп ул әлеге җыенның файдасы, тик аларны кирәк эзләп табасы.
Олег Әндәрҗанов.
ӨТуган як” газетасы