tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсе деле­гациясе эшмәкәрләр форумында активлык күрсәтте
Нижгар өлкәсе деле­гациясе эшмәкәрләр форумында активлык күрсәтте

Нижгар өлкәсе деле­гациясе эшмәкәрләр форумында активлык күрсәтте

Узган 2023 елда Түбән Новгород тарихында берен­че тапкыр киң колач җәйгән I Идел буе Сабан туеның йөзек кашы булган татар көрәшендә сафаҗайлы яшь пәһлеваннар Хадис белән Ханнан Камалетдиновлар ду­плет белән “аткан” кебек үк (алар татар көрәшенең ирекле һәм классик стилендә дә абсолют чемпион исемнәрен яулады), Казанда узган XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да безнең Нижгар өлкәсе деле­гациясе дуплет белән “атып” кайтты.

Беренчедән, бу җыен чараларында беренче тапкыр Ниж­гар делегациясе составында “Туган як” редакциясеннән ике хезмәткәр катнашты һәм шуның өчен чиксез рәхмәтләребезне өлкә татар автономиясе җитәкчелегенә һәм өлкә милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаиповка белдерәбез.

Биредә тик шуны искәртеп үтәргә кирәк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ирфан Таһирович җитәкләгән делегация белән махсус фотога да төште әле.

Икенчедән, Гаилә елы уңаеннан, гаилә бизнесын һәм кыйммәтләрен чагылдырган күргәзмәдә Нижгар та­тарлары өчен ике урын бүленеп бирелгән иде. Аның беренчесендә Зур Рбишчадан Иршат әфәнде белән Зөлфия Абдулкаримовларның гаилә продукцияләрен Татарстан Республика­сы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм күп санлы делегатларга тәкъдим итүләре турында узган саныбызда язып чыктык. Хәзер тик шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар биредәге “Татар базары” күргәзмә-ярминкәсендә Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе чакы­руы буенча катнашты.

Ә менә икенче бер төштә Түбән Нов­городта узган I Идел буе Сабан туе-2023 батырлары – Хадис белән Ханнан Кама­летдиновлар һәм аларның гаилә бизне­сын алып барган әтиләре, сафаҗайлы Хасыл әфәнде белән Рөстәм Нургалие­вичны Ирфан Таһирович таныштырды, безнең татар көрәше үзенчәлекләре турында сөйләде һәм Татарстан Рәисе Сергач татарлары лидерын бик кызык­сынып тыңлады, аның белән дусларча аралашты. Ә күргәзмә-ярминкәдән чы­гып барышлый, Рөстәм Нургалиевич махсус безнең көрәш батырлары һәм Ирфан Таһирович делегациясе янын­да тагын бер тукталыш ясады һәм бик теләп безнең белән истәлеккә фотога төште.

Аерым квота белән безне бу мөһим чарада олы кунак иткәннәре, Ниж­гар татар көрәше батырларын, Сергач округының уңышлы эре фермеры Фаил Арифуллинның продукциясен, безнең “Ту­ган як” газетасын Татарстан Республикасы Рәисенә тәкъдим итү мөмкинлеге тудыр­ганнары өчен Ирфан Шаипов Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә тирән их­тирамын, олы рәхмәтен белдерә.

Өченчедән, пленар утырышта тап­шырылган һәм кул бармакларында гына санарлык медальләрнең икесенә безнең күренекле һәм мәрхәмәтле эшмәкәрләрнең лаек булуы – аларның иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормы­шыбызда күрсәткән активлыкларына һәм булышлыкларына бирелгән югары бәя, киң җәмәгатьчелек алдында казанган зур дәрәҗә.

Өч көн рәттән барган Бөтенроссия та­тар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көне безнең Нижгар төбәге деле­гациясе өчен иң уңышлы һәм бик файда­лы булды.

Ә беренче көнне без әле “Авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле” дигән темага корылган дис­куссион мәйданчыкта да катнаштык. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты каршында татар эшмәкәрләре белән эшләп килгән бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев алып барды. Ул татарлыкны саклап калуда һәм безнең милләтне бөтен дөньяга танытуда ярдәм кылачак, татарларга борынгыдан хас бул­ган төп һәм популяр һөнәрчелекләр ту­рында сөйләде.

Аның беренчесе, әлбәттә, татар аты. “Татарга ат тәүге мәхәббәт кебек кадер­ле”, – дигән мәкаль бар безнең халык­та, ә Нижгар төбәге татарлары өчен ат бигрәк кадерле хайван, чөнки элек- электән безнең хезмәтчел татарлар ат белән дәүләт чикләрен саклаган һәм аның белән көн күргән, гаиләсен туен­дырган.

Татар токымлы атлар турында алар­ны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин сөйләде. Хәзер аның хуҗалыгында аксыл-сары төстәге, ак яллы, кыска буйлы 600 тирәсе ат бар икән.

“Бүген без Аударыш ярышларын таныту буенча күләмле эш алып барабыз. Аның өчен зур мәйдан кирәк түгел, кечкенә бер мәйданчык эчендә ике иярсез атка ике егет утыра. Аларның икесенең дә билендә билбау. Шул билбаудан тотып кына көндәшне аттан сөйрәп төшерергә кирәк. Монда егетләрнең көче дә, акылы да, ат белән идарә итү сәләте дә ачык чагыла.

Рәхмәт Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, аударыш ярышлары буен­ча 4 тапкыр инде республика чемпио­наты булып үтте. Аның чираттагысы 12 июньдә Әлмәттә оештырылачак. Анна­ры күрсәтмә чыгышлар белән татарлар компакт яшәгән Марий Эл, Нижгар, Мор­довия, Пенза, Саратов, Самара, Ульян һәм Чувашстан төбәкләренә дә барып чыгарга исәп бар”, – дип сөйләде Фәрит әфәнде.

Әлеге юлларны язганда, аның белән элемтәгә чыктык, төбәгебездәге бер сабантуйга килә алмассызмы, дип үтендек.

“Июнь-июль айлары бик тыгыз булачак, шулай да сабантуйларыгызның көннәрен язып җибәрегез, ә болай без төбәкләргә чыгарга апрель азагы, май башларында дип уйлаштырып торабыз”, – диде.

Татар авылларын саклап калуда та­гын каз үрчетү бренды да ярдәм итәргә сәләтле. Моның белән зур күләмдә шөгыльләнүчеләр өстенлекне “Линда” то­кымына бирә икән.

“Алар табигать һәм безнең тормыш шарт­ларына таләпчән булмаган әрсез һәм яхшы авырлык җыя торган кош. Түбән Новгород өлкәсендә җирле, “Кытай”, “Ад­лер” һәм “Солнечногорск” токымнарын катлаулы серкәләндерү (аталандыру) ар­касында барлыкка килгән казлар алар”, – дип аңлатты төбәктәш дустым, тәҗрибәле фермер һәм мәрхәмәтле меценат Фаил Харис улы. Сергач кошчылык фабрикасы директоры булып эшләгәнгә күрә, аңа бу тема бик якын һәм аеруча аңлаешлы иде.

Тагын умартачылык, бакчачылык, ши­фалы чәй, милли кием булдыру турында файдалы чыгышлар һәм фикер алышу­лар булды.

Шул ук дискуссион мәйданчыкта чыгыш ясаган Ринат Исламов үзенең “Нурлы ислам” проекты, аның максаты турында аңлатып сөйләде. Алар Рамазан аеның 30 көнендә республиканың 30 манарасын декоратив яктыртачак.

Безнең Сергач төбәген дә искә алды, чөнки нәкъ шул фирма Ирфан Таһировичның соравы буенча һәм финанс ярдәмендә Кочко-Пожар мәчетен яктырт­ты һәм тиздән шулай ук Шөбиле мәчете дә кичке төштә балкып торачак. Моның өчен бөтен кирәк-яракларны Фаил Харис улы Казаннан алып кайтты инде.

Менә күрәсез, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына ба­рып, булдыклы Нижгар егетләре бу очракта да дуплет белән “атты” һәм үз авыллары өчен файдалы ике эш отты.

Күп ул әлеге җыенның файдасы, тик аларны кирәк эзләп табасы.

Олег Әндәрҗанов.

ӨТуган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*