tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повесте төрек телендә дөнья күрде
Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повесте төрек телендә дөнья күрде

Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повесте төрек телендә дөнья күрде

13 март көнне Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында Төркиянең Анкарадагы абруйлы “Һәҗә” нәшриятында классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең 1959 елда иҗат иткән “Берәү” повесте дөнья күрде. Аны каләмдәшебез Фатиһ Кутлу тәрҗемә итте.

65 елдан соң төрек телендә нәшир ителгән әсәр әдипнең вафат булган көненә туры килеп чыгуы хикмәтле булган.  Кутлу әлеге хезмәтен Аяз Гыйләҗевнең 1880 нче елларда Төркиягә һиҗрәт кылган, исеме фамилиясендә мәңгеләшкән карт бабасы, мәрхүм Гыйләҗетдин  муллага багышлап чыгарган. Әсәр төрек телендә “Тәк” дип атала.

А.Гыйләҗев таланты бигрәк тә проза җанрында ачыла. Аның авыл прозасы – татар халкы тормышында булган кискен борылышларны чагылдыруның ачык мисалы.

Үзенең беренче хикәяләрендә үк («Рәтле кешеләр» җыентыгы, 1959) А.Гыйләҗев шәхес характерын билгеләүдә әхлак принципларына өстенлек бирә. Бу – язучы иҗатында төп тема.

1950–1960 елларда иҗат иткән әсәрләрендә А.Гыйләҗев әхлаклылык кына кешене бәхетле итә ала дигән гомумкешелек принципларыннан чыгып эш итә. «Дүртәү» (1958) повестенда әхлаклылык идеалы булып шәхси бурычны үтәү хисе торса, «Өч аршын җир» (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Три аршина земли», Мәскәү, 1966; 1987 елда Татар академия театрында сәхнәләштерелә) повестеның төп идеясе – туган җиргә тугрылык.


Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*