tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атказанган укытучы
Атказанган укытучы

Атказанган укытучы

Иске Кулаткының 1 нче урта мәктәбе педагогы Рәхимә Умяровага “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Президент Владимир Путин әнә шул хактагы Указга кул куйган.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских укытучыны мактаулы исем бирелүе уңаеннан котлады.

“Хөрмәтле Рәхимә Абдулла кызы! Сез 45 елдан артык гомерегезне мәгариф сферасына багышлансыз. Сезнең бәһасез тәҗрибәгез һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә педагоглар сафлары яңа белгечләр белән тулыланды, алар укытучылары эшен лаеклы рәвештә дәвам итәләр. Мәктәп укучыларына белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, Сез яшь укытучылар белән эшләүгә дә зур игътибар бирәсез. Сез укытучыларның эш сыйфатын күтәрү өчен шартлар, индивидуаль белем бирү маршруты булдыруга ирешкәнсез, болар барысы да педагогларга профессиональ үсеш юлыннан барырга ярдәм итә. Тырыш, намуслы хезмәтегез һәм һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Мактаулы исемгә лаек булуыгыз белән чын ихластан котлыйм”,- дип белдерде төбәгебез башлыгы.

2002 елдан Рәхимә Умярова мәктәпнең физика, математика һәм информатика укытучылары методик берләшмәсенә җитәкчелек итә. Педагог үзенең укучыларында укытучы профессиясенә мәхәббәт уята һәм алар педагогик вузларга укырга керәләр. Хәзерге вакытта аның укучылары Иске Кулаткының 1 нче мәктәбендә, Санкт-Петербургның 145 нче кадетлар мәктәбендә, Мәскәү колледжларында укытучы булып эшлиләр. Бер укучысы – профессор, психология фәннәре кандидаты, Саратов дәүләт педагогия университетында эшли.

Рәхимә Умярова төбәк инновацион мәйданчыгының иҗади группасы составына керә. Ул – күп санлы белем бирү программалары, дәрестән тыш эшчәнлек һәм методик эшләнмәләр программалары авторы.

2012 елдан Рәхимә Умярова – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы жюри әгъзасы, 2018 елдан – бөтенроссия тикшерү эшләрен тикшерү буенча эксперт. Педагог шулай ук “Звезда” күп профильле инженерлык олимпиадасының жюри әгъзасы да әле.

Күпьеллык намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Рәхимә Умярова Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, Ульяновск өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы, Иске Кулаткы районы башлыгының Почет граматолары белән бүләкләнгән. Шулай ук аның исеме “Ульяновск өлкәсе укытучылары Дан аллеясының” Мактау тактасында урын алган.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*