tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазанда да укыйлар
Рамазанда да укыйлар

Рамазанда да укыйлар

Иркутск өлкәсендәге Чуна бистәсендә мәчет төзелә башлавы турында хәбәр иткән идек.

Дини оешманың рәисе Финдия Дәүләтхуҗина хәбәр итүенчә, быел яз мәчетнең түбәсен ябарга ниятлиләр.

Хәзергә мәхәллә тулы канлы Рамазан тормышы белән яши: көн саен ифтарга һәм тәравихка җыйналалар икән.

Шул ук вакытта укуларны да туктатмаганнар, биредә дин дәресләре белән беррәттән татарчага һәм гарәпчәгә дә өйрәтәләр.

Финдия ханымны татар теле дәресләренә йөргән балаларның гарәпчә дә өйрәнергә теләк белдерүе аеруча сөендергән: “Татар теленнән соң, гарәп теле дәресе башланасы иде. Балалар, без дә калыйк әле, диде, ә намаз вакыты кергәч, намазга да кушылырга теләк белдерде. Мәхәллә исеменнән кечкенә мөселманнарга намазлыклар бүләк иттем. Бик сөенделәр”, – дип сөйләде ул.

Намаз аятьләрен һәм догаларын дин дәресләрендә үк өйрәнгән булганнар.

Чуна бистәсе мәхәлләсендә татар теле дәресләре узган елның апрель аеннан бирле укытыла, анда олылар да, балалар да йөри. Моннан тыш Финдия Дәүләтхуҗина балалар бакчасында дәресләр бирә икән. Ул Татарстан мәгариф министрлыгының татар теле курсларында укып, сертификат алган.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*