tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөдәррис Минһаҗев: “Мин татарның кодын таптым”

ВИДЕО: Мөдәррис Минһаҗев: “Мин татарның кодын таптым”

“Дөнья” студиясендә кунакта рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы иҗатының төп эчтәлеген билгели. М.Минһаҗев пейзаж, натюрморт, шәмаил һәм башка жанрларда иҗат итә. Индустриаль пейзажлары да байтак. Аларда табигать күренешләре Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендәге төзелешләр, нефть чыгару темасы белән бербөтен итеп үрелеп бирелә: “Түбән Камада көз” (1998), “Нефтьчеләрнең сәнәгать базасы” (2000), “Бораулаучылар вахтада” (2004), “Шөгер яклары” (2006), “Лениногорск нефть киңлекләре” (2010) һәм башкалар. Туган якның гүзәллеген чагылдырган әлеге әсәрләрендә автор табигатьнең үзгәрүчән халәтен үтә нечкә тоемлавын күрсәтә, бу үзенчәлек кояшлы төсләрдән торган һәм кичке төсмерләр өстенлек иткән картиналарда аеруча нык күзгә ташлана.

Рәссамның пейзаж жанрына караган эшләре аның чәчәкләр һәм үсемлекләрдә дә милли бизәкләр күрүе белән җәлеп итә. Татар орнаментын һәм көнкүреш әйберләрен ул натюрмортларында гына түгел, портретларында еш һәм урынлы куллана, аларны символ дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлый.

Рәссамның шәхесләргә багышланган картиналарыннан киң танылганнары: “Әни” (1989), “Асылбикә әби” (2000), “Туган йорт истәлеге” (2003), “Лениногорск шагыйре һәм режиссёр Рәшит Шиһапов” (2004), “Шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманов” (2005), “Р.Г.Нурисламов” (2008), “Президент әнисе” (2009), “Якташлар” (2009), “Шәмәрдән авылының Бөек Ватан сугышы ветераннары – якташларым Шәйхисламовлар” (2009), “Алмаз Сабирҗанов” (2012) һәм башкалар.

Рәссам иҗатында шәмаилләргә зур урын бирелә (“Шәмаил” (2000, 2007, 2012) һәм башкалар). Ул татар шәмаиленең нигезендә ятучы гарәп каллиграфиясенә дә еш мөрәҗәгать итә (“Г.Тукайга гөлләмә” (1988), “Алабугага багышлыйм” (1998), “Бүләкләр” (2001), “Түбән Кенә авылы кешеләре” (2007) һәм башкалар). Монументаль бизәлештә (мәчет диварларын бизәүдә, эре формалы әсәрләрендә) татар орнаменты һәм каллиграфияне тыгыз бәйләнештә бирә.

Хәзерге вакытта иҗатының төп юнәлеше – татар орнаментлары сериясен тудыру.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*