tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шода авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узган
Шода авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узган

Шода авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узган

Җәмил хәзрәт ярдәме белән Шода авылы мәчетендә зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар. Шулай ук «Якты юл» җәмгыяте ит белән ярдәм иткән.

Күркәм мәҗлестә «Якты юл» җәмгыятенең яңа җитәкчесе Азат Ганиев та катнашкан.  Ул ифтарда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен житкергән.

Иң элек имам Инсаф хәзрәт вәгазь сөйләгән, аннан соң мул сыйлы табыннар артында авыз ачканнар. Тагын шунысы куанычлы, быелгы Рамазан аенда тәрәвих намазына йөрүчеләр саны арткан.

Шода авылы мәчетенең дини эшчәнлеге соңгы елларда тагын да җанланып китте. Бу урында Илнур хәзрәт Әсхатовның, оештыру эшләрендә төп ярдәмчесе булган Фәйрүзә Зәкиеваның тырышлыгын ассызыкламый мөмкин түгел. Фәйрүзә ханым бу эшкә керешкәч тә үз алдына авыл халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә ярдәм итеп яшәүне төп вазифасы һәм максаты итеп ала. Мәчеттә узучы чаралар барысы да аның тырышлыгы белән уза.

— Безнең максатыбыз — һәркем дингә тартылсын, мәчет тормышыннан хәбәрдар булсын! Шуңа да мондый чаралар оештырганда авылның бөтен халкын дәшәбез. Динебез чисталыкка, сабырлыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра. Тыелганнардан тыелып, Коръәндә язылганнарны үтәп яшәргә куша. Һәм кеше сәламәтлегенә зыянлы булган нәрсәләрдән тыелырга куша бит! Гайбәт сөйләмәскә, якындагыларны рәнҗетмәскә өнди. Менә шушы мәгънәләрне туплаган хәдисләрне бәян иткәндә кеше үз күңелендә аз гына булса да үзгәреш сизәргә, бакый дөнья турында уйланырга, бу дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга мөмкин. Һәрхәлдә, без шуңа өметләнәбез, — ди Фәйрүзә ханым.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*