tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны ифтар ашына чакырып сыйладылар
«Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны ифтар ашына чакырып сыйладылар

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны ифтар ашына чакырып сыйладылар

Рамазан аеның 15нче көнендә приютта тәрбияләнүче балаларны  авыл мәчетендә узган ифтар мәҗлесенә чакырып хөрмәтләделәр. Авыл имамы Рафикъ хәзрәт  балаларны  шатланып каршы алды, изге  Рамазан ае турында, мөселманның сыйфатлары, күркәм гадәтләре турында вәгазь  сөйләде, Коръән сүрәләре укып дога кылды.

Аннары барлык кунаклар мул сыйлы табын артына чакырылдылар. Рамазан аеның бу кичәсе балалар өчен аеруча нурлы, күркәм үтте.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*