tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Эрик Сапаев исемендәге Мари академия дәүләт опера һәм балет театры белән танышты
Васил Шәйхразыев Эрик Сапаев исемендәге Мари академия дәүләт опера һәм балет театры белән танышты

Васил Шәйхразыев Эрик Сапаев исемендәге Мари академия дәүләт опера һәм балет театры белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасында. Биредә ул Эрик Сапаев исемендәге Мари академия дәүләт опера һәм балет театры белән танышты.

Эрик Сапаев исемендәге Мари академия дәүләт опера һәм балет театры Россиянең иң яшь опера театры булып тора. Труппа урнашкан бина 2014 елда гына төзелгән, әмма җиһазландырылуы буенча театр Идел буенда иң яхшыларның берсе булып санала. Интерьерга мөнәсәбәтле рәвештә ул заманча таләпләргә җавап бирә. Күп кенә театрлар белән чагыштырганда хәтта өстенлеккә ия.

Сезон дәвамында театр тамашачыларга 400 дән артык спектакль тәкъдим итә, масштаблы премьералар чыгара. Театр артистлары дәрәҗәле конкурсларда катнашалар һәм беркайчан да бүләксез кайтмыйлар. Мари театры яшь хореографларның иҗади форумнары өчен дә мәйданчык булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*