tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Марий Эл Республикасы Халыклар дуслыгы йортында булды
Милли Шура рәисе Марий Эл Республикасы Халыклар дуслыгы йортында булды

Милли Шура рәисе Марий Эл Республикасы Халыклар дуслыгы йортында булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасына килде. Биредә ул Марий Эл Республикасы Халыклар дуслыгы йортында булды.

2023 елның 17 маенда Йошкар-Олада Марий Эл Республикасы Халыклары дуслыгы йорты ачылды. Төзелеш 2021 елда башланган һәм 2023 елның маенда тәмамланган.

Халыклар дуслыгы йортының өч катлы бинасы шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Аның кызыл кирпечтән ясалган, аркалар һәм колонналар белән бизәлгән фасады Яңарыш чорының Итальян архитектурасы стилистикасы белән бәйле.

Беренче катта иркен холл һәм киң мәрмәр баскыч урнашкан. Икенче кат экспозиция киңлеге булып тора. Өченче кат – заманча күпфункцияле зал, ул Республика, Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Зал тавыш, яктылык һәм аудиоконференц элемтә системалары, зур светодиодлы экран, модульле түгәрәк өстәл һәм модульле сәхнә белән җиһазландырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*