tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды
Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды

Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасында. Биредә ул XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча утырышта катнашты. Утырышны Марий Эл Республикасы башлыгы, Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе Юрий Зайцев үткәрде.

Чарада шулай ук Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов, Марий Эл Республикасы спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова, Марий Эл Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Герасименко, Марий Эл Республикасы сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Станислав Крылов, Медведево муниципаль районы хакимияте башлыгы Денис Окулов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Утырышта оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 1000 артык кеше милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклар исемлегендә булачак. Программага Идел буе федераль округы төбәкләре катнашучылар белән ат спорты ярышлары, концерт программасы, милли көрәш кертелгән. Сабантуйда “Милли кухня”, “Китап ярминкәсе”, “Татар базары”, “Осталар шәһәре” һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.

Федераль Сабантуй – Россиянең күпмилләтле халкының рухи бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән милли бәйрәм. 2001 елдан башлап ул ел саен Россия субъектларының берсендә Татарстан Республикасы белән берлектә уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*