tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды

Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәре мәктәпләреннән һәм республиканың Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Мамадыш, Чүпрәле, Питрәч районнарыннан килгән укучылар катнашты.

Укучыларны филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, жюри рәисе Ләйлә Минһаҗева; язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Сажидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Марат Закир; драматург, Гаяз Исхакый, Туфан Миннуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Сәгъди; Татарстан Мәгариф министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Зөлфия Закирҗанова составындагы жюри тыңлады һәм бәяләде.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*