tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининград өлкәсендә «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» бәйгесенең нәтиҗәләре барланды
Калининград өлкәсендә «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» бәйгесенең нәтиҗәләре барланды

Калининград өлкәсендә «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» бәйгесенең нәтиҗәләре барланды

23 март көнне Калининград өлкәсендә Варшава конференц залында «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» дип аталган I Төбәкара әдәби бәйгенең нәтиҗәләре барланды һәм игълан ителде. Конкурсның төп чаралары булган – фән хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре һәм балаларның чыгышлары, билгеле сәбәпләр аркасында, булмады.

Чара түгәрәк өстәл форматында, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шәхесебезнең оныгы Артем Кәримов, Башкортостан Республикасы Әет авылында урнашкан Фатыйх Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова, Калининград өлкәсенең “Кардәшләр” төбәк иҗтимагый татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Әмир Хәйруллин, шулай ук аның урынбасары Рамил Каюмов, шагыйрә,журналист, Милли Шура әгъзасы Шәмсия Җиһангирова катнашында үтте.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, бәйгенең жюри составы бик саллы иде. Алар: Татар халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Россиянең мактаулы мәгәриф хезмәткәре Гыйлманова Гөлфия, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасы атказанган артисты Зөлфәт Закиров.

Нәтиҗәләрне мәртәбәле жюри исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин игълан итте. Бәйге Калининград өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы укучылары арасында зур кызыксыну уяткан.
Барлык җиңүчеләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Калининград өлкәсенең “Кардәшләр” төбәк иҗтимагый татар-башкорт оешмасы тарафыннан истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Оештыручылар укучыларга, аларны әзерләгән мөгалимнәргә зур рәхмәт белдерә һәм әлеге ел саен үткәреләчәк бәйгедә катнашырга чакырып кала! Нәтиҗәләр беркетмәсе түбәндә китерелә.

Нәтиҗәләр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*