tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
«Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

«Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

19 мартта өлкә балалар китапханәсе кечкенәләр өчен ПАО «Т плюс» җәмгыяте оештырган социомәдәни проект кысаларында бастырылган «Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрде.

Бу уникаль китапка Россиянең 17 җирле һәм аз санлы халыклары әкиятләре кертелгән. Җыентыктагы әкиятләрнең күбесе моңа кадәр беркайчан да басылып чыкмаган. «Ни өчен усакның яфраклары шау-шулы» дип аталган татар халык әкияте – шундыйларның берсе.

Чарага килгән кунакларны татар халык мәдәнияте белән Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте таныштырды. Мин катнашучыларга татар телендә әкият укыдым, ә аның мәгънәсен рус телендә сөйләп аңлаттым. Балалар татарча сөйләмне, татар милли киемнәре, аш-суы үзенчәлекләре турында зур кызыксыну белән тың-ладылар.

Тамашачыларга милли тәм-томнарыбызны өләшеп, ризыкларыбызның никадәр тәмле булуын татып карарга мөмкинлек бирдек. Чара азагында китапханәгә “Татар этникасы” дип аталган өстәл уены бүләк иттек.

Кичәдә үз халкы әкиятләрен тәкъдим итү өчен рус, чуаш һәм казах милләтләре вәкилләре дә килгән иде.

 

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*