tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Депутатыбыз сүзендә тора
Депутатыбыз сүзендә тора

Депутатыбыз сүзендә тора

Авылы һәм милләт җанлы асыл ир-егетләребезнең берсе, Түбән Новгород өлкәсе Сер­гач муниципаль округы депутатлар Советы каршында Кочко-Пожар, Шөбиле һәм Печә авыллары халкының ихтыяҗларын яклап килүче депутат Ирфан Шаипов инде менә ничәнче ел рәттән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көненә олы бүләк ясап, Казан кунакларын, күрше һәм үзебезнең авыл үзешчәннәрен дә җәлеп итеп, якты, чиста, матур мәдәният йортыбызда бушлай бер дигән концерт оештыра.

Быел да ул нәкъ шулай бул­ды, тамашачы белән шыгрым тулы залда алма төшәр урын юк иде. Димәк, халык татар җыр-моңына нык сусаган, ярат­кан артистларының чыгышын күрергә бик тә зарыккан.

Бәйрәм концертының сценарий өлеше төптән уйлап төзелгән иде һәм аны “Сергач. Татар радиосы” алып баручысы Альбина Әндәрҗанова профессиональ дәрәҗәдә алып барды.

Концерт башланганчы үзенең тәбрикләү чыгышында Ирфан Таһир улы авылдаш хатын-кызларын, Шөбиле, Печә, Мөтеравыл һәм Актукның хөрмәтле мөлаем затларын җылы котлады, шушы кон­цертны оештыруга ярдәм күрсәткән өчен Бөтендөнья та­тар конгрессына рәхмәт әйтте. Ә илебез мәнфәгатьләрен яклап бүгенгәчә СВОда катнашучы һәм Ватан алдында хәрби буры­чын үтәгәндә батырларча һәлак булган солдатларның әниләренә хөрмәт йөзеннән, кыю, каһарман уллар үстергән өчен рәхмәт әйтеп, аның бүләкләр тапшыруы бу көннең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.

Бәйрәм сәбәпчеләрен үзләренең матур җырлары белән Рәшит Ваһапов исемен йөрткән Халыкара татар җыры конкур­сы җиңүчеләре Ранис Габбазов һәм аның җан юлдашы Гөлия Сагиева, автор-башкаручы Лан­дыш Баһави һәм аның тор­мыш иптәше Илфак Әгъләмов сөендерде, шулай ук Казан­нан килгән виртуоз баянчы, «Играй, гармонь!» Бөтенроссия фестиваленең Гран-при иясе, Татарстанның атказанган артисты Ринат Мөхетдиновның күренекле авылдашыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин эшкәртүендә “Эрбет” әсәрен оста итеп башкаруы якташыбыз өчен күңелләргә горурлык хисе өстәде. Әйтергә кирәк, үзебезнең баянчы-аккомпаниаторыбыз Азат Жиһаншин да танылган гармунчыдан калышмады, алар хәтта дуэт булып та чыгыш яса­ды.

Зал тутырып килгән кадерле тамашачылар өчен һәвәскәр якташларыбыз актуклы Ринат Яруллин, рбишчалы Илдус Хар­рясов, яндавишчалы Рифат Ильясов, кочкопожарлы Рамил Хөсәинов та яратып башкар­ган берничә җырларын бүләк итте, ә уразавыллы Самира Арибҗанованың бию-гимнастика композициясе бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр.

Халык бу көнне артистларның һәркайсына кайнар алкышла­рын жәлләмәде, һәрбер чыгыш­ны кул чабып каршы алды һәм озатты.

Һәрбер тамашачы позитив тәэсирләр туплап, концерттан бик канәгать булып таралыш­ты. Ә инде бу көнне ихластан әйтелгән чиксез рәхмәтләрнең иң олысы, әлбәттә, әлеге чара­ны оештырган, барлык чыгым­нарны үз өстенә алган Ирфан Шаиповка булды. Билгеле, ул бу рәхмәтләргә, һичшиксез, лаек! Иң мөһиме – әйткән сүзендә тора ул.

Рәйсә СӘМИУЛЛИНА.

Кочко-Пожар.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*