tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына бара
Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына бара

Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына бара

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына бара. Биредә 30 июньдә милли бәйрәмебез Сабан туен уздыру планлаштырыла.

Аны оештыру мәсьәләсе быел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Чечен Республикасына сәфәре барышында монда яшәүче татарлар тарафыннан күтәрелгән иде.

Данис Шакиров Грозный шәһәрендә милли бәйрәмне уздыру урынын сайлау һәм оештыру турында сөйләшүләр алып барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*