Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюсты Санкт-Петербург шәһәреннән Ялтага җибәрелә. Бюст 16 апрель көнне ачылачак.
Март аеның башында Кырым Республикасының Ялта шәһәре Советлар Союзы Герое Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул итте. Бюст Ялта урта мәктәбе янындагы скверда урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, бюстны урнаштыру мәсьәләсе турында 2023 елның октябрендә фикер алышу булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация һәм Ялта Хөкүмәте җитәкчелеге катнашты.
Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина. Ул бүген Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора.
Винера Абдуллина иҗатында татар темасы аның барлык рухи, иҗади көчләрен туплау үзәгенә әверелә. Ул Санкт-Петербургта Гатаулла Баязитов һәйкәле, Тосно шәһәрендә Муса Җәлил, Татарстанда Туфан Миңнуллин, Санкт-Петербургта Лев Гумилев һәм башка күп кенә эшләр авторы. 2012 елда Винера Абдуллинага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе»дигән мактаулы исем бирелә.
Мәҗитов Гали Әхмәт улы 1912 елның 14 августында Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган. Эшчеләр факультеты тәмамлаган. Милләте – татар. 1933 елдан – Кызыл Армиядә. Оренбург хәрби очучылар авиация училищесын (1939) тәмамлый. 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында – 1941 елның 22 июненнән. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була. 3 нче гвардия ерак арага очу авиациясе корпусының 3 нче гвардия авиация дивизиясе өлкән штурманы гвардия майоры Гали Мәҗитов 1944 елның мартына, дошманның тылына бик эчкәре кереп, аның хәрби-сәнәгый үзәкләрен һәм гаскәрләр тупланмаларын (Кенигсберг, Инстербург, Тильзит, Данциг, Хельсинки) бомбага тоту өчен 183 сугышчан очыш ясый, шулай итеп дошманга шактый зур зыян сала.
Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1954 елдан Мәҗитов отставкага чыга. 1993 елның 30 гыйварында вафат, Ялтаның Иске зиратында җирләнгән.