tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча КВНның район этабы узды
Татарча КВНның район этабы узды

Татарча КВНның район этабы узды

Кайбыч районында 26 март көнне РДК да “Әйдә, ШаяРТ” ның район әтабы үтте.

Уенда 3 такым катнашты: «Авыл яшьләре» (Администрация; Кайбыч), «Веселая больница» (ЦРБ; Кайбицы), «Культурный кешеләр» (Мәдәният хезмәткәрләре; Кайбыч).

Нәтижәләр:
Гран-прига лаек булдылар – Медицина хезмәткәрләре «Веселая больница»
1 урын – Администрация хезмәткәрләре «Авыл яшьләре»
1 урын – Мәдәният хезмәткәрләре «Культурный кешеләр»

Иң яхшы мәзәк – «Культурный кешеләр» такымы («Иҗади кичә» номеры)
Иң яхшы актёр – Ришат Шакиров («Авыл яшьләре» такымы)
Иң яхшы актриса – Айгөл Хәйретдинова («Авыл яшьләре» такымы)

Нәтижәләр буенча «Авыл яшьләре» – Администрация хезмәткәрләре һәм «Культурный кешеләр» – Мәдәният хезмәткәрләре Казанга чакырылды.

Шул ук көнне Теләче районында “Киләчәк» яшләр үзәгендә “Әйдә, ШаяРТ” ның район әтабы үтте.

Уенда 4 такым катнашты: “Көтүлек” Югары Кибәхужа, “Сборная Грусти” Теләче районы, “Сөт өсте” Олы Мәтәскә, “Шәпский” Олы Мишә.

Нәтижәләр:
Гранприга лаек булдылар – “Сборная Грусти” Теләче районы.
1 урын: “Көтүлек” Югары Кибәхужа.
2 урын: “Сөт өсте” Олы Мәтәскә.
3 урын: “Шәпский” Олы Мишә.

Казанга  Югары Кибәхужадан “Көтүлек” такымы барачак.

Арча районында 27 март көнне Арча районының 6 нчы мәктәбендә “Әйдә, ШаяРТ” ның район әтабы үтте.

Уенда 6 такым катнашты: “Кыртый тавык” Яңа Кишет авылы, “Торна алып килгәннәр” Арча Аграр көлияте, “Кыярлар” Арча укытучылар көлияте, “Чәйнекләр” Яңа Кенәр авылы,  “10-е Государство” Арча районының 6 нчы мәктәбе,  “Файзиев и КО” Г.Курсави исемендәге күп профильле лицее.

Нәтижәләр:
Гранприга лаек булдылар – “Торна алып килгәннәр” Арча Аграр көлияте.
1 урын – “Кыртый тавык” Яңа Кишет авылы.
2 урын – “Кыярлар” Арча укытучылар көлияте.
3 урын – “Чәйнекләр” Яңа Кенәр авылы.

“Торна алып килгәннәр” Арча Аграр көлияте Казанга юл тотачак.

30 март көнне Биек тау районында “Әйдә, ШаяРТ” ның район әтабы үтте.

Уенда 4 такым катнашты: “Скоро 18” Усады авылы, “Бирюлинская семейка Адамс” Усады авылы, “Әби Бабай оныклары” Бирюли авылы, “Попробуй дойти” Усады авылы.

Нәтижәләр:
Гранприга лаек булдылар – “Әби Бабай оныклары” Бирюли авылы.
1 урын – “Скоро 18” Усады авылы.
2 урын – “Бирюлинская семейка Адамс” Усады авылы.
3 урын – “Попробуй дойти” Усады авылы.

Нәтижәләр буенча “Әби Бабай оныклары” Бирюли авылыннан Казанга чакырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*