tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза – иң зур тәрбияче
Ураза – иң зур тәрбияче

Ураза – иң зур тәрбияче

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру безнең Красный Гуляй бистәсе мәчетендә күркәм гадәткә әверелде. Ураза ае дәвамында мәчетебездә уннан артык ифтар ашы уза.

Быел да уразаның беренче ун көнлегендә мәчетебездә район ифтарын уздырдык. Анда илледән артык кеше катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында күрше Силикатный бистәсе, Новоульяновск, Ульяновск шәһәрләре вәкилләре бар иде.   Шулай ук Новоульяновск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Ялюков,   Сенгилей цемент заводы генераль директоры И.А.Сәгыйтов һәм районның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе З.Ф.Низамов чакырулы иде.

Мәхәлләбез вәкиле Мидехәт Басыйров Коръәни-Кәримнән аять һәм сүрәләр укыганнан соң, мәчетебез имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт уразаны җиренә җиткереп тоту кирәклеге турында вәгазь сөйләде.

“Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылсын, барчабызга да саулык-сәламәтлек, шатлык-сөенечләр белән гает намазында очрашырга насыйп итсен”,- диде Рәмис хәзрәт.

Аннары Новоульяновск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Рамазан ае фазыйләтләренә кагылышлы хәдисләрен  аңлатып үтте.

Ә цемент заводы генераль директоры И.А.Сәгыйтов мөселман кардәшләребезне изге эшкә – Сенгилей шәһәрендә мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертергә өндәде. Ул үзенең хәләл малыннан мәчет төзелешенә сәдака тапшырды.

Тамагы тук, матди яктан мохтаҗлык кичермәгән кеше гөнаһларга, нәфес теләкләренә бирешүчән була. Рамазан аенда алган тәрбия дәресләре рухны чыныктыра, гөнаһлардан тыелу өчен ишекләр ача, җанны сафландыра. Башка бер генә гыйбадәт тә адәм баласына мондый нәтиҗәле дәресне бирә алмый. Ашау-эчүдән, нәфеснең теләкләреннән тыелып тору кыска гына вакыт эчендә олы нәтиҗәләр бирә. Ураза тоту – кешене тәрбияләү өчен иң яхшы, иң нәтиҗәле дәрес.

Илгизә ШАЙХАТТАРОВА

Красный Гуляй бистәсе

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*