tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Согыты авылында яшәүче милләттәшебезгә 100 яшь тулды
Татар Согыты авылында яшәүче милләттәшебезгә 100 яшь тулды

Татар Согыты авылында яшәүче милләттәшебезгә 100 яшь тулды

Бүген, 1 апрель,  Батыр муниципаль округы Татар Согыты авылында яшәүче милләттәшебез, хөрмәткә лаек Фәизова Алия Кәрим кызына 100 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән котларга Батыр муниципаль округы администрациясе башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов, Татар Согыты территориаль бүлеге җитәкчесе Динар Козлов, Чувашия Республикасы татарларының милли мәдәни берләшмәсенең рәисе Әгъзам Шакиров, мәктәп директоры Сабитова Гөлнур, тарих укытучысы Сабитова Гүзәлия, “Эзтабар” эзләнү отряды активистлары, Татар Согыты авылының 3 мәхәллә исеменнән Рафик хәзрәт, туганнары килде.

Район башлыгы урынбасары Россия Президенты Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Чуашстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров Татарстан Республикасы рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән Котлау хатын, Коръән китабы һәм Оренбур шәлен бүләк итте. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән самовар тапшырылды.

Феизова Алия Кәрим кызы 1924 елда туган, 18 яшендә Сура оборона рубежын төзергә Алатырь шәһәренә җибәрелә. Бик авыр шартларда, илебезнең бөек төзелешендә көч куя. Сугыш беткәч, Мәскәүдә төзелештә эшли, туган авылына 1946 елның февраль аенда гына әйләнеп кайта. Дәүләт тарафыннан күп кенә медальләр белән буләкләнгән тыл батыры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*