tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу – тарих өчен бер мизгелдер, ә бик күп язмышларны үзе аша үткәргән, соңыннан һәркемгә тормышта үз юлын табарга юнәлеш биргән белем йорты өчен ул – бик зур сан.

Бу бер гасыр дәвамында аны 3000 нән артык укучы тәмамлаган. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, хезмәт кешеләре, республикада гына түгел, ә илнең төрле почмакларында яшәп, башкарган хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, районыбыз белән горурланырлык абруйлы шәхесләр бар. 20 июльдә аларның һәркайсы өчен мәктәп ишекләре ачылды, ул үзенә төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучыларын җыйды. Ул сыйныфташларыңны очрату, остазларыңа янә бер рәхмәт әйтү мөмкинлеген бирде.

Авылда тирә-якта беренче булып мәктәп 1924 елда ачылса, без җыелган белем йортына нигез исә 1971 елда салына. Ул 10 ел дәвамында төзелеп, беренче укучыларын 1981 елда кабул итә. Димәк, әлеге бинада да ярты гасырга якын эшчәнлек алып барылган. Шуңа да бу зур юбилейга ныклап әзерләнергә, капиталь ремонт та үткәрергә туры килә. Һәм без, кунаклар, биредә зур үзгәрешләр күрдек. Мәкәпкә яңа брусчатка түшәлгән сукмактан атлап кердек. Тирә-якта исә матурлап-бизәп төрле чәчәкләр утыртылган һәм гөлләр белән 100 дип тә язылган иде.

Килгән һәрбер кешене якты йөз белән бүгенге көн мөгаллимнәре каршы алды.  Ә гомумән алганда, бер гасырлык тарихта биредә 200 ләп бик тә көчле, белемле укытучылар белем биргән. Мәктәпкә атлаганда, һәркем беренче булып, остазларын искә төшерә, аларны күрергә тели бит.  Шуны уйлап һәм исемнәрен мәңгеләштерү уе белән, мәктәп җитәкчелеге иң элек укытучыларның фотосурәтләре куелган видеоролик әзерләсә, аннары  алар рәсемнәре куелган баннер ясата. Анда 150дән артык мөгаллимне табарга була иде. Шуңа да мәктәпкә килүчеләр, иң элек аңа керү юлында куелган плакат янында тукталып, үз укытучыларын эзләде.  Мәктәпкә кергәч исә элеккеге укучылар үз сыйныфларын эзләп китте. Алар да заманча итеп, ачык матур төсләр белән буялудан зураеп-матураеп, яңа җиһазлардан ямьләнеп киткән иде.
Мәктәпнең үз музее да бар. Аңа өченче катта зур бер бүлмә бирелгән. Зур урын бүлми мөмкин түгел, чөнки анда авылның борынгы үткәненнән башлап, мәктәпнең үз тарихына кадәр бар мәгълүмат тупланган бит. 1000 нәр артык экспонат бар монда. Авыл мәктәбе өчен бу бик зур күрсәткеч һәм ул күп хезмәт куелган, җентекле эш алып бару нәтиҗәсе. Шуңа яшүсмер елларын сагынып килүчеләрне бу залда да очратып булды.

Тантана исә шулай ук төзекләндерелеп, бәйрәмчә бизәлгән актлар залында узды. Бәйрәмне мәктәп директоры Раил Гатауллин башлап җибәрде. Иң элек ул чал тарихлы мәктәпнең үткәненә тукталды. Ремонт эшләрендә ярдәмен күрсәткән район җиткәчелегенә, мәгариф бүлегенә, мәктәпнең элеккеге укучыларына рәхмәтен җиткерде. Барлыгы 25 чыгарылыш сыйныфлар, ә гомумән алганда, 350 ләп элеккеге укучы мәктәпне төзекләндерү буенча ярдәмдә үзләреннән өлеш керткән. Мәктәп җитәкчесе бүгенге көн мөгаллимнәренең, укучыларының уңышлары турында да сөйләде.

–    Ел саен уздырыла торган фән олимпиадаларында актив катнашып, призлы урыннар алабыз, узган ел да республика бәйгеләрендә дә җиңүләр яуладык. Спорт буенча да күп казанышларыбыз бар. Мәсәлән, баскетбол буенча,  мәктәп укучылары арасында уздырылып, “КЭС Баскет” дип исемләнгән Бөтенроссия чемпионатында 7 ел рәттән 1 нче урынны алуга ирештек, – диде ул һәм чыгышын бирегә җыелган һәркемне олуг юбилей уңаеннан котлау сүзләре белән төгәлләде.

Бәйрәмдә районыбыз җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Ул яңартылган мәктәп бүлмәләрен карап, төзекләндерү эшләренә югары бәясен бирде. Ә тантаналы өлештә исә Алпар мәктәбенең элек-электән данлыклы белем йорты булуын искә алды. Элеккеге һәм бүгенге көн укытучыларын, укучыларын юбилей белән котлап, җылы теләкләрен ирештерде. “Укытучыларга хезмәтләренә тугрылыклы булып, эшләрен яратып башкарулары өчен рәхмәт. Алга таба да биредә белемгә омтылучы, тырыш укучылар белем алсын”, –  диде.

Тантаналы көндә абруйлы кунаклар күп иде. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитет идарәчесе Рузия Сәлахова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева  – барысы да юбилей уңаеннан котлауларын җиткерде.
Мәктәпне, авылыбызны матурайтуда, төзекләндерүдә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр бәйрәм түрендә булды. ТР Дәүләт Советы депутаты, Казанның халыкара мәктәбе директоры  Нияз Гафиятуллинга, зур күләмдә матди ярдәм күрсәткәне өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Даими иганәчеләр – ТР дәүләт Советы депутаты, 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин һәм эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллиннар да мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан теләкләрен әйтте.

–    Ватанпәрвәрлек ул гаиләңне, мәктәпне, авылны яратудан, укытучыларны хөрмәт итүдән башлана. Укыткан мөгаллимнәремә мин рәхмәтлемен. Авылым белән дә горурланам.  Һәм безнең күпчелек шундый. Димәк, мәктәп тә, авылыбыз да яшәр, – диде Рәфкать Әсхәт улы.

Сәхнәгә бу мәктәптә озак еллар эшләп, лаеклы ялда булган һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәр, техник хезмәткәрләр чакырылды. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә аннары бәйрәм табигать кочагында – Чирмешән буендагы мәйданчыкта дәвам итте. Чөнки якында һәм еракта яшәүче алпарлылар авылның 375 еллыгы уңаеннан да җыелган иде бит.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*