tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Татарстан башкаласына килде
Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Татарстан башкаласына килде

Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Татарстан башкаласына килде

Кичә, 5 сентябрь көнне, Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тауфик Фавзан Аль-Рабиа Татарстан башкаласына килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев каршы алды.

Бүген, 6 сентябрьдә, Васил Шәйхразыев Казанның мәртәбәле кунагын программа буенча озата барачак. Сәфәре кысаларында Тауфик Фавзан Аль-Рабиа Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм ислам музеенда булачак, шулай ук Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*