tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Мәскәү курчак театрының алмаш гастрольләре уза
«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Мәскәү курчак театрының алмаш гастрольләре уза

«Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Мәскәү курчак театрының алмаш гастрольләре уза

3-6 октябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Мәскәү курчак театрының алмаш гастрольләре уза.

«Мәскәү театры белән без күптән таныш, — дип уртаклаштылар театр матбугат хезмәтендә. — 2019 елда әлеге театр белән гастрольләребез инде бер узган иде. Быел исә алар безгә «Шомбай-fest-2024» фестиваленә «Мой внутренний Элвис» спектакле белән килде. Бу үзенчәлекле театр, кызыклы. Аның үз тарихы бар. Гастрольләр белән алмашуыбызга бик шатбыз».

4-6 октябрьдә Мәскәү курчак театры «Әкият» курчак театры сәхнәсендә үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә. Шушы ук көннәрдә Мәскәүдә «Әкият» курчак театры артистлары тамашачылар мәхәббәтен яулаган иң яхшы һәм иң әһәмиятле спектакльләрен куя.

3 октябрьдә Мәскәү курчак театрының зур сәхнәсендә «Әлфия» спектакле күрсәтелә. Татар телендәге әлеге спектакль бөек татар җырчысы Әлфия Авзалова турында.

4 һәм 5 октябрьдә театр артистлары Евгений Водолазкин романы буенча «Авиатор» спектаклен тәкъдим итә. 5 октябрьдә Мәскәү тамашачысы Дмитрий Мамин-Сибирякның «Серая шейка» әкияте, ә 6 октябрьдә «Волк и семеро козлят» әкияте мотивлары буенча куелган спектакльләр караячак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*