tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә II милли спорт төрләре буенча татар Спартакиадасы тәмамланды
Түбән Новгород шәһәрендә II милли спорт төрләре буенча татар Спартакиадасы тәмамланды

Түбән Новгород шәһәрендә II милли спорт төрләре буенча татар Спартакиадасы тәмамланды

Бөтендөнья татар конгрессы 27-28 сентябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә II милли спорт төрләре буенча татар Спартакиадасын уздырды.

8 спорт төре һәм милли уеннар:

  • Таяк-тартыш
  • Бер аякта көрәш
  • Көрәш
  • Кул керәштерү
  • Капчык сугышы
  • Арткан тарту
  • Ук ату
  • Гир күтәрү

5 команда:

  • Татарстан Республикасы
  • Түбән Новгород өлкәсе
  • Ульян өлкәсе
  • Самара өлкәсе
  • Киров өлкәсе

2 көнлек программа нигезендә концерт программасы, экскурияләр, милли уеннар буенча мастер-класслар оештырылды. Барлыгы 800 артык җанатар катнашты чарада.

“Безнең шушы инициативаны күтәреп алган һәм аны кирәкле шартларда матур гына уздырырга ярдәм иткән Татарстан Нижгар өлкәсе хөкүмәтенең спорт министрлыкларына һәм дә урындагы региональ татар автономиясенә рәхмәтләребезне белдерәбез”, – дип аңлатты БТКның спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов.

II милли спорт төрләре буенча татар Спартакиадасының җиңүчесе булып Татарстан Республикасы татар яшьләре җыелма командасы билгеләнде. Икенче урында – Самара өлкәсе татар яшьләре җыелма командасы, өченче – Ульян татар яшьләре җыелма командасы отты.

Бөтен оештыручылар исеменнән зур рәхмәтебезне  белдерәбез “Ак Барс” хоккей клубына матур бүләкләр өчен!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*