tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Татарстанның халык артисты Фирүзә Халдарованың юбилей концерты уза
Ташкентта Татарстанның халык артисты Фирүзә Халдарованың юбилей концерты уза

Ташкентта Татарстанның халык артисты Фирүзә Халдарованың юбилей концерты уза

Бүген, 11 октябрьдә, Ташкентта «Туркистон» сәнгать сараенда Татарстанның халык артисты һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарованың юбилей концерты уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Чарада шулай ук Россиянең Үзбәкстандагы Илчесе Олег Мальгинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм башкалар катнаша.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзасы Руслан Хәсәновка “Татар халкы алдында зур казанышлары өчен” медален тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзасы Илдар Имамовка, Үзбәкстан Дәүләт филармониясе баш дирижеры Алибәк Кәдурахмановка һәм Үзбәкстан Дәүләт филармониясе музыканты Әскәр Сәлахетдиновка тапшырылды.

Шулай ук Милли Шура рәисе Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзасы Нариман Зимнуровка, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзасы Руслан Нургалиевка, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзасы Нурия Сәйфуллинага һәм Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Учтепин бүлеге җитәкчесе Венера Галләмовага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моңа өстәп, Татарстан тарафыннан Ташкентның “Изге нур” фольклор ансабленә 14 татар милли костюмнары бүләк ителде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*