tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарытау татарларында кунакта
Сарытау татарларында кунакта

Сарытау татарларында кунакта

Сентябрь аеның уртасы булуга карамастан, көндез һава торышы җәйнекеннән бер дә ким түгел. Сарытау шәһәренә кичке якта гына ки­леп җитсәк тә, ул безне бик җылы каршыла­ды. Бөек Ватан сугышының Сталинград өчен барган сугышларда батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемен йөрткән татар гимназиясендә каршы алырга Сарытауның “Идел” иҗтимагый оешмасы әгъзалары, мәктәп укытучылары җыелган иде. “Әйе, биредә татар мохите яши, ахры…” дигән фикерләр килде башка.

Нинди шәһәр икән соң ул, татар яшәгән Сарытау? Исеме дә бит татарча “Сарытау – сары, алтын тау” сүзләреннән килеп чыккан. Ничек соң шулай булмасын инде, шәһәр бит Алтын Урда чорында төзелә. Тарихчы Фрид Рәшитов сүзләре буенча, 1253 елда Бату хан Үкәк шәһәренә нигез сала, аның хәрабәләре Сарытауның Көньяк читләрендә сакланып калган. Ә Сарытау шәһәре үзе татар авылы урынында 1584-1589 елларда барлыкка килә. Ал­тын Урда дәүләте таркалганнан соң, төрки халыкларның моннан китүе башлана. Алга таба Сары­тау өлкәсендә татарлар турында бары тик XVII гасыр ахырында гына Сызрань – Кузнецк засеч­ная линиясе төзелү белән бәйле рәвештә телгә алына. Шушы ли­нияне саклау өчен Кормыш, Сем­бер, Алатыр якларыннан бирегә йомышлы татарлар җибәрелә. Ә инде XVIII гасыр ахырында шәһәргә татар сәүдәгәрләре дә тартыла. Хәзерге көндә Саратов өлкәсендә 53 меңгә якын татар яши. Алар Сарытау, Энгельс, Пу­гачев шәһәрләрендә, 10 татар авылында һәм 19 катнаш авыл­ларда гомер итә. Күбесенең тарихы барланып, китаплары да язылган инде. Сарытауда 1989 елдан бирле “Идел” татар иҗтимагый оешмасы, татар ба­лалар бакчасы, татар гимна­зиясе, җыр һәм бию ансамбле эшләп килә.

18-19 сентябрьдә X Евразия форумы кысаларында Сары­тау шәһәрендә “Татар дөньясы – үткәннән киләчәккә. Татар тарихының онытылган фактла­ры: эзләнүләр һәм ачышлар” конференциясе булып үтте. Без шушы чарага бик зур өметләр багладык, чөнки төп доклад белән тарих фәннәре кандида­ты, Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономия советы, бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, Саратов өлкәсендә Та­тарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче, Россия география җәмгыяте әгъзасы, «Нарат-К» фирмасының дирек­торлар советы рәисе Камил Алим улы Аблязов чыгыш ясады.

Ул – төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында кискен чыгышлары, татарның Алтын Урдадан алып бүгенгесе көнгә кадәр килгән тарихын олы дәрәҗәгә күтәрүе белән танылган зыялы шәхес. Үзенең чыгышында да Сарытау­да татар тарихын өйрәнүдә нин­ди яңа ысуллар кулланганнары турында сөйләде. Биредә инте­рактив формада электрон карта эшләнеп килә икән. Бөтен татар дөньясының топонимнарын, ги­дронимнарын өйрәнеп, анда нин­ди археологик ачышлар булган, нинди артефактлар табыла, җир астында нинди шәһәрләр ята – ба­рысы да шушы картага теркәлеп барыла. Бүгенге көндә бик күп та­рихи мәгълүматлар шушы картага кертелгән инде, ләкин бу эшнең киләчәге алда әле.

“Совет чорында Алтын Урда тарихы бик аз өйрәнелгән, бү-генгәчә дә тиешле кадәр өй-рәнелеп җитмәгән. Монысы инде барыбызның дә эше бу­лырга тиеш. Артефактны табып, аның тарихын барлап, оциф­ровка ярдәмендә шушы картага теркәсәк, безнең татарның чын тарихына зур өлеш кертәр идек. Бу – безнең алдагы максатыбыз һәм бурычыбыз”, – диде Камил Алим улы Аблязов.

Конференциядә катнашучы-ларның күбесенең чыгышларын­да төбәк тарихын өйрәнү мөһим эш икәне чагылды һәм барысын да диярлек бер зур мәсьәлә берләштерде – “дин һәм милләт бергә булырга тиеш, безнең та­мырларыбыз бик тирән, тарихы­быз бай һәм катлаулы, боларны без киләсе буынга да тапшырып кына түгел, өйрәтеп калдырып, үзебезгә алмашка янып торучы галимнәр, татар тарихчылары, төбәкчеләр булдырырга кирәк”, – дигән уй-фикерләре белән ур-таклаштылар.

Биредә шулай ук безнең колле­габыз, укытучы-ветеран, төбәк та­рихын өйрәнүче Сәрия Сайрулла кызы Аймалетдинованың “Пашат авылы тарихы” китабын тәкъдим итү чарасы да булып үтте. Китап­ка югары бәя бирелеп, авторга зур рәхмәтләр белдерелде.

Мин дә конференциядә үзем-нең чыгышымны безнең як белән Сарытау арасындагы тарихи элемтәләрне күрсәтергә тыры­шып, Харис хәзрәт Исмаилов җыйган мәгълүматларны кулла­нып, “Сарытауда Рбишча мулла­сы” исемле доклад белән чыгыш ясадым.

Кем соң ул – Сарытаудагы Рбишча мулласы?

XIX гасыр уртасыннан ук безнең авыл халкы җир җитмәү сәбәпле, зур гаиләләрен тук итәр өчен сәүдә һәм башка кәсеп белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган. Авылда гаиләләрен калдырып, сәүдәгә яисә башка хезмәткә дип, Түбән Новгород, Мәскәү, Питер һәм башка шәһәрләргә кадәр бара булганнар. Безнең нижгар татарлары кемгәдер ялчы булып йөргән, кемдер Кышкы Сарайны саклаган (анда татар сакчылары күп булган, рус телен белмәүчеләрне “Бо­лар сер тарата белми “ дип бик теләп ала булганнар), “халатта” (иске-москы сатучылар) йөргән-нәр. Кайберләренең сәүдәләре уңышлы булып, бу шәһәрләрдә лавкалар, сәүдә нокталары ач­каннар. Үзләренең яшәү урынна­ры да булган. Авылга елына бер-ике тапкыр кайтып, гаиләләренә ярты ел чамасына вак-төяк, ки­ем-салым, аш-су, бераз акча кал­дырып, тагы шәһәргә киткәннәр.

Менә шундыйларның берсе Касыйм Невмятуллов та була. Ул Питерга китеп, Александр Өченче патшаның Кышкы са­раенда урам себерүче булып хезмәт итә. (1900 елда үзенең туган авылы Зур Рбишчада үлә). Юл эшләре белән бик яхшы та­ныш булганлыктан, балаларын да шул юлга бастыра. Өч улының берсе – Сөләйман туган авылын­да мәчет каршындагы мәдрәсәне тәмамлагач, Константинопольга – Истанбулга укырга китә. Анда Айя-Сафия мәчете каршында­гы мәдрәсәдә белем ала, хаҗ кыла, аннары Сарытау шәһәре мәчетенә имам итеп билгеләнә.

Сарытауда беренче таш мә-чете 1834 елда төзелә башлый. 1836 елда ул үзенең гыйбадәт эшләрен башлап җибәрә. Мә-чет үзе зур булмаса да, ма­турлыгы һәм арулыгы белән тирә-якта дан тота. Бирегә гыйбадәт кылырга бар Сарытау мөселманнары йөри. ХХ гасыр башында бирегә мулла булып, рбишчалы Сөләйман Касыйм улы Невмятуллов килә.

Егерменче гасырның 1930 нчы елларында дәүләт тара­фыннан дингә каршы ачык көрәш башлана. Сарытауда да чиркәүләр, дога кылу йортлары, мәчетләр бер-бер артлы ябыла, җимерелә башлый. 1938 елның декабрь аенда Татар урамын­да (хәзерге Зарубин урамы) ур­нашкан мәчеткә дә чират җитә, аның ишекләре мөселманнар өчен ябыла. Сөләйман хәзрәт бик кайгыра һәм бик тә иман­лы кешеләрне җыеп, митингка чыгара. Алар мәчет ишекләрен яңадан ачуны таләп итә. Мәчет имамы, динне яклап, хәтта көрәш башларга чакыра. Бик яхшы ора­тор буларак, хәтта урамнан узып баручы дин кардәшләрен тукта­тып, имзаларын алып, мәчетне кабат ачарга кирәк дигән пети­ция белән таныштыра. Байтак кына имзалар җыеп, шушы пе­тицияне тотып, шәһәр советына барып керә. Биредә ул бу эшне башкарырга кирәк дип ялын­мый да, ялвармый да, ә кырт кисеп, таләп итә. Анардан баш тарталар, кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне ул яңадан килә. Хакимият ияләре аны “ярый та­тарский религиозный фанатик, упрямец” дип, мыскыл итәргә тырышалар, рәнҗетеп, яңадан кайтарып та, куып та җибәрәләр. Ләкин Сөләйман хәзрәт биреш­ми, хәтта Мәскәүгә кадәр хат яза. Аны прокуратурага да чакырып алып, кисәтәләр, куркыталар. Эш нәрсә белән тәмамланганны сизсә дә, Сөләйман хәзрәт ике ел буе үз эшен йөртә, ләкин 1940 елда аны “революциягә кар­шы пропаганда алып бара” дип гаепләп, кулга алалар. Суд бары­шында ул болай ди: “Если я чело­век религиозно убежденный, если я считаю, что надо выполнять заветы предков, если я требую уважать чувства, пожелания веру­ющих, это не значит, что я контрре­волюционер”. (Әгәр мин дингә ышанган кеше икән, әгәр мин ата-баба васыятьләрен үтәргә кирәк дип саныйм икән, әгәр мин дин тотучыларның хисләрен, теләкләрен хөрмәт итүне таләп итәм икән, бу мин контрреволю­ционер дигән сүз түгел).

Суд Сөләйман хәзрәт Касимов­ны өч елга хөкем итә. Ул вакыт­та аңа 70 яшь була, озакламый ул төрмәдә үлә. Балалары да төрлесе төрле якка таралыр­га мәҗбүр була. Улы Ибраһим Юзовкага эшкә, соңыннан су­гышка, Зиннәт Азәрбайҗанга китә. Аның кызы безгә шушы гаиләнең матур фотоларын тап­шырды. Гаилә фаҗигасе бик авыр кичерелсә дә, Рбишча белән элемтәне өзмиләр, ә Са­рытау мәчете яңадан торгызы­лып, мөселман кардәшләребезгә ишеген ача.

Ләкин, биредә китаплар күр-гәзмәсендә урын алган “Тата­ры Саратовского края” энцик-лопедиясендә шушы олуг шәхес турында бернинди дә мәгълүмат таба алмадым. Архив хезмәткә-ре Резеда Илгиз кызы Ишмуха­медова “Сөләйман хәзрәт ту­рында бездә документлар бар, сезгә җибәрергә тырышырбыз!” – диде. Димәк, бу тарихка нокта куелмаган әле.

Сарытау нәрсәсе белән соң безнең исебездә калыр? Әл-бәттә, үзенең затлылыгы белән! Чөнки биредә кешене эше бизи: Камил Алим улы Аблязов татар тарихын барлап, аны киләчәк буыннарга ничек саклап калыр­га дигән эшләре белән мәшгуль, иҗтимагый оешманың рәисе Мөхәммәт Мадьяров Сарытау җирендә татар мохите юкка чык­масын өчен көрәшә, гимназия директоры Венера Салихова коллективы белән яшь буын­га милли аң сеңеп калсын ди-гән юнәлештә эшлиләр. Хәтта Сарытау шәһәренең янын­да җир астында яткан Алтын Урда чорының Үкәк шәһәрен дә “үзебезнеке, без әлдә биредә зур эшләр башкарачакбыз” дигән өметләр баглап яшиләр.

Әйе, татар кай җирдә дә та­тар инде, күңеле белән генә түгел, эшләре белән дә янып тора. Киләчәктә дә шулай бул­сын, шушы эшләр белән халкы­бызга күп кенә файда китерергә язсын иде дигән уйлар белән кабат автобуска кереп утырып, Волгоград шәһәренә юл тот­тык. Киләсе очрашуларга кадәр, милләттәшләрем!

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Зур Рбишча.

Дәвамы бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*