Тубыл шәһәрендә 2023 елдан “Тубыл–Себергә ачкыч” дигән гомуми исем астында стендлар урнаштыру башланган иде. Стендларда “Чын-Тубыл” программасы буенча шәһәрдәге тарихи объектлар турында мәгълүмат бирелә. Шәһәрнең тукталыш комплексларында җирле истәлекле урыннар турында мәгълүмат белән Лайт-бокслар да урнаштырылганнар. Аларның эчтәлеге даими рәвештә тулыландырыла, ә сурәтләр бер тукталыштан икенчесенә күчеп барылды.
Шәһәрнең Пушкин урамында урнашкан, архитектура һәйкәле булып саналган Җәмигъ мәчете каршында 24 нче ноябрьдә шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм Департаменты белән киңәшләшеп “Тарихи Тубыл” темасына багышланган мәгълүмат тактасы куелды. Тактага мәгълүматны Тубыл шәһәренең унбишенче урта белем бирү мәктәп музее җитәкчесе Равилә Кутумова әзерли. Монда мәчетнең тарихы, мәчетне төзүчесе сәүдәгәр-меценат Туктасын Сәфәр улы Әйтмөхәммәтовның тормыш юлы, туган ягы, туган иле хакында эшләгән игелекле гамәлләре турында укып белергә була. Мәгълүмат фотосурәтләр белән баетылып бирелгән. Шәһәр халкы һәм туристлар өчен кызыклы, кирәкле, файдалы эшне шәһәр себер татарлары автономиясе башкара. Автономия рәисе Зәйтүнә Тычинских үзенең чыгышында бу темага мәгълүмат тактасын булдыру кирәклеге белән мөрәҗәгать иткән, Тукатасын Сәфәр улы Әйтмөхәммәтовның туганнарыннан матди ярдәм җыйган оныкчыгы Гөлнара Шәйтулла кызы Рәхимчановага, техник яктан ярдәм күрсәткән автономия рәисе урынбасары Илтус Уразмәмәтовка, Мифтахулла Ташбулатовка, Василий Злобинга, Сергей Бервиновка, Александр Вьюшковка, Владимир Шелкоплясовка рәхмәтләрен белдерде. Мәгълүмат тактасын күрергә килүчеләрне, башкаручыларны мәчет хәзрәте Фәннур Казыймов сәламләде, Коръәннән аятьләр укыды, теләкләрен юллады. Бүген мәчет эшләп торганы, изге эшләрнең дәвам ителүе, савабы, догалар мәчетне төзеттерүче рухына ирешәчәген аңлатты.
Шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә халыкка белем биргәннәр, аңлату эшләре алып барылганы турында әйтте. Төмән өлкә Хөкүмәте 2011нче елда төбәк бюджетыннан 37 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтеп мәчеткә зур ремонт эшләнгәне турында сөйләде. Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты булып саналган бинада-Тубылның Җәмигъ мәчетенә тубыллылар намазга, дини бәйрәмнәргә киләләр. Мәчет ишекләре ачык. Куелган мәгълүмат тактасында мәчетнең тарихы, Туктасын Сәфәр улы Әйтмөхәммәтовның игелекле эшләре, тормыш юлы турында укырга була. Күпме еллар узса да Туктасын Әйтмөхәммәтовны якташлары хәтерлиләр, изге догаларын аның рухына юллыйлар.
Римма Умитбаева.
Тубыл.