Татарстаннан читтә дә телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли мәдәниятебезне саклап, аны яшьләребезгә тапшырып яшәүче милләттәшләребез гомер кичерә торган төбәкләр бар.
Пермь краеның татар башкаласы дип йөртелгән Барда районы – шундыйлардан. 21-23нче ноябрь көннәрендә Татарстанда Пермь краеның Барда районы көннәре узды. Шушы уңайдан 23 нче ноябрь көнне милләттәшләребез безнең районда да кунак булдылар. Кунакларны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Мөхәмәтова Алсу Фирдәүс кызы һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы озатып йөрделәр. Очрашу берничә өлештән торды. Г. Курсави исемендәге лицейда район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы:
– Торсак та без төрле җирләрдә, Без яшибез дуслык илендә, – дигән девиз астында каршы алды.
Мәгариф, спорт һәм мәдәният өлкәсенә караган күргәзмәләр белән таныштылар. Күргәзмә Махсус хәрби операциягә багышланган өлеш белән башланып китте. Бу өлеш аеруча кызыксыну уятты. Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Мөхәмәтова Алсу Фирдәүс кызы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә нинди ярдәмнәр оештырылуы турында тәфсилләп аңлатып китте. Районыбызның мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү йортлары, шулай ук көллиятләр үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Килгән кунакларыбыз укучыларның милли киемнәренә дә, җыр-биюгә осталыкларына да хәйран калдылар. Милли үзаңы үскән, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне белгән бала тәрбияләү һәркайсыбызның изге бурычы.
Укучылар Сарае командасы үзләренең социаль әһәмиятле проектларын тәкъдим итте, грантлар ярдәме белән гамәлгә ашырылуына басым ясадылар. Спортта булган уңышлар белән таныштылар. Укучыларның кызыксынып шөгыльләнүләрен күрделәр. Китапханәләр, музейлар, мәдәният йорты эшчәнлеге дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Бергәләп биеделәр, җырладылар. Күргәзмә ахырында милли рухта эшләнгән кул эшләнмәләреннән торган сату нокталарында үзләренә охшаткан әйберләрне бик теләп алып киттеләр. Кунаклар Мәгариф, Спорт һәм Мәдәният өлкәләренең аерылгысыз икәнен ассызыкладылар, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хәйруллина А.Р.
Чыганак: arskmedia.ru