2024 елның 22-24 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Хатын-кызлар мөселман оешмаларының XIII Бөтенроссия съезды узган. Иске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Зөһрә абыстай Кәримова бөтен илдән хатын-кызлар оешмалары вәкилләрен һәм җитәкчеләрен җыйган чарада катнашкан.
Съезд «Мәдәнияткә, традицияләргә һәм көнкүрешкә үсә барган басым шартларында гаилә эчендәге һәм иҗтимагый багланышларны реконфигурацияләү» темасына багышланган. Чарада катнашучы йөз ун хатын-кыз ике көн дәвамында яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү һәм җәмгыятькә хезмәт итү, җәмгыятьнең мохтаҗ әгъзаларына гуманитар һәм реабилитацион ярдәм күрсәтү өлкәсендә хатын-кызлар оешмаларының нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Зөһрә абыстай кичерешләре:
– Мондый рәвештәге җыелышта мин өченче тапкыр гына катнашам. Үткән елда һәм быел андый күркәм мәрасимнәр Мәскәү шәһәрендә узган иде, быел беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренә чакырдылар.
Бу чарада дәүләтебезнең төрле төбәкләреннән иҗтимагый оешмалар вәкилләре – мөслимә хатын-кызлары җыелган иде. Аларның кайберләре белән якыннан танышу да насыйп булды.
Әлеге конференциядә мөселман гаиләләрендәге үзара мөнәсәбәтләр турында, халык һәм төрле яшьтәге кешеләр белән эшләү, балалар тәрбияләү, дәүләт оешмалары белән дә хезмәттәшлек итү турында сүзләр булды.
Гомумән, үзара тәҗрибә уртаклашу, күп нәрсәне өйрәнү һәм киләчәктә куллану өчен мондый чаралар ешрак булсын иде, дигән теләктә калам. Һәм җирле төбәкләрдән делегатлар саны күбрәк булсын иде, дигән өметтә калам.
Чыганак: samtatnews.ru