Бүген, 15 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза.
Жюри әгъзалары түбәндәгеләр: Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Идрисова Кадрия Раес кызы; җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы Кәримова Алинә Юрий кызы; җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты Кәримов Азат Айрат улы һ.б.
Жюри әгъзаларын Кадрия Раес кызы сәламләде.
– Катнашучы төбәкләр саны елдан-ел арта. Быел әлеге бәйгедә 15 регион һәм 1 чит ил катнаша. Мисырдан да бер бала җырлый. Моннан тыш, Новосибирск, Мәскәү, Пермь, Оренбург өлкәләре, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан катнашучылар бар», – диде Кадрия Раес кызы.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Җыен» фонды оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Бу бәйге инде 5нче ел үтә, ә беренче ике елын Гамировлар гаиләсе Сарман җирлегендә үткәреп килделәр.
Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.
Бәйге 2 номинациядә үткәрелә.
- 1 номинация (Илһам Шакиров җырлары):
Катнашучылар татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкара; - 2 номинация (Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова җырлары):
Бәйгедә катнашучылар татар телендә Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова репертуарыннан 2 җыр башкара.
«Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенә 21 февральдә йомгак ясалачак.