Пар канатлы булып, ярты гасыр гомер итү – сирәкләргә генә тия торган олы бәхет, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул. Шуңа да 50 ел бергә гомер итүне алтынга тиңлиләр. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.
Шундыйларның берсе – Ижауда гомер итүче Ирек Сабирҗан улы һәм Флүрә Мансур кызы Хөсниевләр. Гаилә башлыгы, гаиләнең тоткасы Ирек абый – Буа егете. «Кайлардан бу якларга килеп чыктыгыз? Нинди җилләр ташлады?» – дип кызыксынам.
«Иң элек туган авылым Толымбайда укыдым. Аннан Буаның татар мәктәбенә йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Анда тулай торак бирделәр, тик, уку йорты белән яшәү урыны арасы ерак булу сәбәпле, анда укырга күңел тартмады. Минем Шәрифулла абыем (әнинең энесе) Ижау авыл хуҗалыгы институтында эшли иде. «Ирек, килеп кара әле Ижауга», – диде. Бирегә килгән идем, монда – җәннәт. Тулай торак уку йорты белән рәттән генә, 5 минутлык юл. Янында гына парк, буа. Казанга документларны алырга дип барган идем, ректор минем документларны бирмәде. Шулай итеп, бер документсыз килеп кердем Ижауга. Читтән торып укучылар белән бергәләп ноябрьдә имтиханнар биреп, кабаттан укырга кердем. Инженер-механик һөнәрен алдым. Элек стройотрядлар бар иде. Шунда сөйгәнемне очраттым…» – диде ул.
Аның сүзен Флүрә апа дәвам итте: «Язмыш безне кавыштырды дияр идем. Дус кызымның егете Саша белән Ирек стройотрядта бергә эшләнгәннәр. Бервакыт дустым Люда миңа: «Сашаның дус татар егете бар. Әйдә, таныштырам», – диде. Мин ул чакта дүртенче курста укый идем. Люда бию белән шөгыльләнә иде. «Ижмаш» мәдәният йортына концертка чакырды. Җәй, июнь ае. Таныштык, бергәләшеп биедек. Һәм шуннан очраша башладык. Арада мәхәббәт уты кабынды. 1974 елның декабрендә никах укыттык. Килен булып төшкәч тә, җылы кабул иттеләр. Ирек ягы бик укымышлы, дини, кунакчыллар. Өй саен диярлек кунак иттеләр. Минем студент чак. Ижауда әнкәйләрнең аскы өендә тордык. 1976 елда кызыбыз Эльмира туды. Ирек авыл хуҗалыгы оешмасында инженер булып эшләде. Әти-әниләр ярдәме, үз тырышлыгыбыз белән шәхси йорт алып, яши башладык. Кызыбызны карау күпчелек әнкәй җилкәсенә төште. 107нче балалар бакчасына Ирек иртән илтеп куя. Әтисенең ничек йөгертеп бакчага илтүен хәзер дә кызыбыз елмаеп искә ала. 1977 елда институтны тәмамладым.
Ирек гаиләдә төпчек малай булгач, без әти-әни янына кайтып, бергә яшәргә тиеш идек. Шуңа мин юлламаны Буа районына сорадым, чөнки мин практиканы да анда үткән идем. Толымбай авылында әткәй-әнкәй янында яшәп, эшкә йөрдем. Укуымны тәмамлагач, Казанга интернатурага керергә дип барган идем. Яшәү өчен фатир эзләп, озак йөрдек. Анда калсак, бала карарга булышучыбыз юк. Балага 11 ай. Күп сораулар килеп тугач, кире Ижауга кайтырга туры килде. Үзем яшәгән район дип, 3нче шәһәр хастаханәсенә урнаштым», – дип, яшьлек елларын искә алды Флүрә ханым.
Ул бер урында 47 ел эшли. Хезмәтен цех табибы буларак башлый. Акрынлап үсә бара: бүлек мөдире, шифаханә мөдире. Профилактика үзәге ачылгач, анда җитәкче итеп куялар. Лаеклы ялга чыккач та, озак еллар хезмәт куя Флүрә ханым.
Ижау кызы булса да, татарча яхшы сөйләшә, милли җанлы ул. Биредә, әлбәттә, аның әти-әнисенең роле зур. Ул аларны да искә алып узды. «Әнкәйләр Мөслим-Минзәлә ягыннан. Минем әткәй сугышка беренче көннән үк китә. 6 ел була. Алар Ижауга ат белән 3 көн киләләр. Шул еллар турында әнкәй безгә гел сөйли иде.
Без үзебез 6 бала, мин – дүртенчесе. Барыбыз да 20нче татар мәктәбендә белем алдык. Барыбызга да төпле белем биргән укытучыларыбызга бик рәхмәтлебез. Хәзерге заман белән чагыштырып, шуны әйтәсе килә: ул вакытта бөтен кеше бертигез иде. Урамда төрле милләт кешеләре дус үстек. Әле рус малае Ваняны да татарчага өйрәтүем истә. Алар да безнең белән татарча сөйләшә иделәр… Әткәй хромкада уйный иде. Мин Һади Такташның «Мокамай» шигырен бик яратам. Әткәй без бәләкәй чакта гел шуны сөйли иде, шул хәтеремә сеңеп калган. Улымның балалары татарча бик белмиләр. «Исәнме, әби-бабай! Рәхмәт! Сау булыгыз!»дан ары китә алмыйлар. Мин аларны татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышам. Аерым яшәгәч, авыррак шул», – ди.
Шулай да әлеге гаиләдә ир-хатын мәсьәләсе ничегрәк икәнлеге кызыктырды мине. Ирек абый да, Флүрә апа да ихтирамлы, горурланырлык кешеләр булсалар да, беркайчан да үзләрен әллә кемгә куеп йөрмиләр, һәрвакыт кешеләргә ачык йөзле, ярдәмчел. «Күпчелек татар гаиләләрендә кебек безнең гаиләдә дә ирем баш булды. Мин аны борып торучы. Аның артында ышыкланып яшәдем, тик гел аның җилкәсендә утырмадым. Иртәнге алтыда эштә була идем, машина йөртүчеләрнең сәламәтлекләрен тикшереп, юлга чыгара идем. Бергә булып, тигезлек белән шушы тормышларга ирештек. Ирек – чын ир-ат. Йорт салдык, ул үстердек, агач утырту гына түгел, бөтен бакчаны карау ирем өстендә. Язын чәчә, утырта, бакчаны карый. Безгә балалар, оныклар хуҗалык эшләрендә булышалар», – ди.
– Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Ир кешенең горурлыгын төшерергә ярамый. Мин хатын-кыз, табиб, психолог буларак, гел юл куям. Икең дә кызу булсаң, булмый инде… Яшәгәндә төрле чаклар була, сабыр итәргә кирәк. «Тауга карап, тау булып булмый», – дип әйтә иде әнкәй гел. Булганына шөкер итеп, туганнар, кода-кодагыйлар белән дус-тату яшибез, беркемгә караңгы чырай күрсәтмибез. Балаларга да: «Без ничек яшәдек, шулай булыгыз», – дип киңәш бирәбез.
«Яңарыш» газетасын күп еллар Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан барып алалар икән. «Газетаны көтеп алабыз. Анда барып алу – бер хәрәкәт. Анысы да бик кирәк», – диләр алар.
«Тормышның һәр мизгеле кадерле. Хәзерге вакытта үзебезнең тормыштан канәгать. Гади крестьян балалары бит без. Үз тырышлыкларыбыз белән шушы дәрәҗәләргә ирешкәнбез икән, тагын ни кирәк?» – ди Флүрә ханым. Аның сүзенә Ирек абый да кушыла: «Әйе, тормыш – ул бер мизгел. Гомер узган шикелле дә түгел», – ди.
Әйе, тормыш мәшәкатьләре артта калган, кызлары Эльмира, уллары Илнар үз гаиләләре белән гомер итәләр. Бүгенге көндә 3 оныклары, бер оныкчыклары бар. Балалары, оныгы Айсылу Флүрә апаның юлыннан киткәннәр. Эльмира күп еллар Тимерьюлчылар шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Илнар – мал табибы, бүгенге көндә шәхси ветеринар клиника мөдире. Айсылу Ижау дәүләт медицина академиясендә табиб һөнәрен үзләштергән, хәзерге вакытта педиатр булып эшли. Хөсниевләр гомерләренең заяга узмавына, оныклар-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, матур итеп яшиләр.
Алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерергә язсын.
Чыганак: yanarysh.ru