tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген, 28 гыйнвар көнне, Тверь шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Үзәк федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы узды.

Чарада Владимир, Иваново, Мәскәү, Тверь, Смоленск, Тамбов, Ярославль өлкәләре, Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Очрашуның модераторы буларак, Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Миңнегусман улы Ибрагимов чыгыш ясады.

– Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев милләттәшләребез белән очрашуларны 2018нче елдан башлап һәр елны милли җәмгыятьләребез вәкилләре Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәреп килә. Моңа кадәр мондый очрашулар Мәскәүдә, Ярославльдә, Орехово-Зуевода, Ивановода, Касыймда һәм Владимирда узды. Әлеге очрашуның быел безнең җирлектә, Тверь шәһәрендә үтүенә без бик шатбыз һәм моның белән горурланабыз, – диде ул.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләп, татар халкының мәдәниятен, телен һәм динен саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул 2025 ел татар дөньясы өчен “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы”  дип игълан ителүе турында хәбәр итте.

Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгышлары башланганчы, 2024 елда Татарстан Республикасының казанышлары турында фильм күрсәтелде. Алга таба сүз регионнардан килгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренә бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*