tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович: «Васил Шәйхразыев безнең өчен гаилә әгъзасы кебек»
Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович: «Васил Шәйхразыев безнең өчен гаилә әгъзасы кебек»

Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович: «Васил Шәйхразыев безнең өчен гаилә әгъзасы кебек»

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия форумының пленар утырышы кысаларында «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе идарәсе рәисе, мөфти Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка даими игътибары һәм ярдәме өчен ихлас рәхмәтен белдерде:

– Мин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка чын күңелдән рәхмәтлемен, ул Беларуська килгән саен безнең белән очрашырга вакыт таба, тыңлый, ярдәм итә, кайгыртучанлык күрсәтә, — дип ассызыклады мөфти.

Аерым рәхмәт сүзләрен ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка җиткерде:

– Васил Шәйхразыев безнең өчен гаилә әгъзасы кебек. Ул һәрвакыт безгә килә, тормышыбыз белән чын күңелдән кызыксына, ихтыяҗларыбызны өйрәнә, татар зиратларына һәм каберлекләренә йөри, ата-бабаларыбыз истәлегенә тирән хөрмәт белән карый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*