7 май көнне, татар халкының бөек җырчысы, күренекле актуклы якташыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 117 ел тулды. Шул уңайдан һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында аның җитәкчесе Рифат Фаттахов Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт театры куелышында «Умырзая» музыкаль драмасын җырчының туган якларына алып килде. Аның беренчесе 4 майда Рәшит абыйның туган авылы Актукта, 5 майда – Уразавылда һәм 6 майда Түбән Новгородның опера һәм балет театрында киң колач җәеп узды. Һәр җирдә дә легендар шәхескә багышланган чаралар аның истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән башланып китте.
Спектакль Татарстан АССРның халык артисты Рәшит Ваһаповның Бөек Ватан сугышы елларында агитбригада җыеп, яралы сугышчыларның патриотик рухын күтәрү өчен госпитальләрдә чыгыш ясаулары, Совет халкының ватанпәрвәрлеген арттыру өчен ил буйлап концертлар белән йөрүе турында сөйли.
Чара ахырында театр директоры Илнур Гайниев спектакльне үткәрүгә үз өлешен кертүчеләрне Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Шулар арасында “Туган як” газетасының беренчеләр сафында булуы аеруча куандырды.
Румия ХАМЗИНА