21 нче мае көнне Алабуга шәһәре АМР “4 нче гимназия” МББУ базасында Сабантуй алдыннан бәйрәмгә бүләк җыю йоласына багышланган чара оештырылды. Сабантуй алдыннан булачак батырлар өчен бүләкләр җыю-борынгы йола. Чара бүләк җыю җыр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты. “Милли гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклауга өлеш керткән Алабуга муниципаль районы мәгариф оешмаларына, шәһәрдәшләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез”‘- диде ул үзенең чыгышында.
Бу бәйрәмнең әһәмияте шунда, яхшы теләкләр әйтү, бүләкләр тапшыру, җыр-биюләр белән күңел ачу. Өлкәннәрдән яхшы теләкләр ишетү, бу борынгы йоланы үсеп килүче балалар белән үткәрү, балалар өчен үрнәк, өлкәннәр өчен зур горурлык.