tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Патриотик карашлы фермерлар
Патриотик карашлы фермерлар

Патриотик карашлы фермерлар

Бертуган Рамил  һәм Шәмил Оcмановлар заман галәмәте агышы белән Мәскәүгә китеп, анда гаилә ко­рып тамыр җибәрә башласалар да, әниләре Гөлсем апа (2010- 2013 елларда Камка админи­страциясе башлыгы) аларда туган җирләренә тәрбияләгән мәхәббәт көчлерәк булып чыга һәм егетләр 2015 елда кече ватаннары булган Камкага әйләнеп кайта, җиң сызганып, фермерчылык эшенә кереп китә, кырчылык белән шөгыльләнер өчен үз көчләре белән бөтен кирәк-ярак техника һәм тагылма агрегатлар булдыра.

300 гектар шикәр чөгендере чәчеп, бу егетләр Сергач округын­да беренчеләрдән булып язгы чәчү кампаниясен тәмамлады. Ә гомумән, алар 1 мең 500 гек­тар җир белән эш итә (30% үзләренеке) һәм пайчылар белән вакытында тулы күләмдә сана­шып килә.

“Кирәкле һәм заманча техника белән без тулысынча тәэмин ителгән, хәтта бу якларда әле- гәчә күренмәгән күп функцияле чәчү комплексыбыз да бар, ул җирне эшкәртмичә чәчә тор­ган агрегат, аз чыгымнар белән уңышка ирешүнең әлеге техник юлы No-Till дип атала. Тик менә эшче куллар нык җитешми”, – дип борчылып куйды Рамил Хайдәр улы.

Әлбәттә, бу проблема бүген һәрбер җирдә актуаль булып тора. Әмма ләкин шуңа да кара­мастан, Рамил һәм Шәмил Османовлар СВОда илебез мәнфәгатен яклаучы хәрбиләргә дә ярдәм кылып киләләр. Без анда булган көнне ике мостлы КамАЗ автомобилен ремонтлап маташалар иде. Аны буксир белән китергән булсалар, ул моннан эшкә яраклы булып, СВОга чыгып китте. Ә моңа кадәр андагы хәрбиләргә тепло­визор сатып алып җибәргәннәр, берничә яңа суыткыч озатканнар, СВОда булган авылдашларының гаиләләренә дә булы­шып торалар. Вак-төяк һәм ак­чалата өлеш керткән гуманитар ярдәмнәре турында сөйләп то­расы да юк. СВОдагы бер хәрби частьтән аларның исеменә килгән Рәхмәт хаты фермер-егетләрнең чын патриот булулары турында сөйли.

Ясалма һәм гадәти киртәләр булып торуга карамастан, татар- мишәр көрәше белән мавыгып үскән яшь фермерларны бернәрсә дә куркытмый һәм алар үз алларына куйган максатларына салмак кына бара.

Олег ХӨСӘИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*