tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башланып китә
Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башланып китә

Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башланып китә

Бүген, 27 июнь көнне, Киров өлкәсендә 25 нче юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары башланып китә. Кич кунакларны Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М. Трефилов җитәкчелегендәге оркестр концерты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы көтә.

Сабан туеның төп чаралары иртәгә — 28 июньдә булачак. Программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары. Шулай ук аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылачак.

Сабантуйда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләячәк. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән таныша, мастер-классларда катнаша һәм осталар белән аралаша алачак. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылачак. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләячәк.

Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә һәм интерактив мәйданчыклар оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*