Узган атнада Мөтеравыл клубында Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап, “Дуслык көйләре” дип аталган фестиваль оештырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елга карата биредә төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә ясалган, шул стильдә сәхнә дә бизәлгән иде. Милләтебезгә хас булган кунакчыллык күрсәтеп, клуб хезмәткәрләре рәт-рәт йөреп, залны шыгрым тутырган тамашачыларны ипи-тоз һәм чәкчәк белән сыйлады. Алып баручылар, җирле мәдәни тормышның иң актив үзешчәннәре Лима Җәлилова белән Галина Идрисова әлеге чараны татар һәм чуваш телендә башлап җибәрде, Президентыбыз игълан иткән елның әһәмияте турында сөйләде.
Сергач округы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Трофимова һәм баш белгече Наталья Иткина барлык үзешчәннәрне Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме белән кайнар котлады, иҗади эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Богородск территориаль бүлеге җитәкчесе Николай Большаков башка авыллардан һәм җирлекләрдән килгән һәвәскәр артистларны сәламләде, аларның төрле телләрдә чыгышлары агым- дагы елда аерым зур мәгънәгә ия булуын, илебезнең бай мәдәни мирасын матур итеп чагылдыруын ассызыклап үтте. Мәчет имамы Наил хәзрәт Садеков Коръән укып, фестивальгә хәер-фатихасын бирде.
Тамашачыларга бу көнне Сергач, Спас, Кызыл Октябрь округларыннан килгән үзеш- чәннәр ике дистәгә якын номер тәкъдим итте. Сергач үзәк мәдәният йорты, шә- һәрнең Гусево микрорайоны, Мөтеравыл, Кочко-Пожар, рус Пожары, Лопатин, Камка, Уразавыл һәм Тукай авылларыннан килгән һәвәскәрләр рус, татар, чуваш һәм мордва милләтенә хас җырлы-биюле номерлар белән искиткеч матур чыгыш ясады һәм кайнар алкышларга лаек булды.
Сәхнәдән төшкәнче үк һәр төркем һәм катнашучы оештыручылар тарафыннан мах- сус Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Илнар САДЕКОВ.

