Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары үтте. Анда Свердловски, Әстерхан өлкәләреннән, Чуашстан һәм Татарстан республикаларыннан укытучылар җыелды.
Конкурс бик үзенчәлекле булды. Монда төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгәллимнәр көч сынашты. Экспертлар 150 дән артык эш карап чыктылар, ә иң яхшы дип тапканнарын “Сәләт-Батырга” җыйдылар.
Укытучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар, түгәрәк өстәлләрдә һам һөнәри остахәнәләрдә катнаштылар. Дәресләр карап, экспертлардан киңәш – табыш алып,анализларын тыңлап, саллы фикерләр ишетү – һәрбер укытучы өчен бик кыйммәтле бүләк булды.
«Татар теле халкым теле» семинарында экспертлар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, мөгаллимнәр тәҗрибәләре белән бүлештеләр, милли мәгариф темасына карата фикер алыштылар.





