tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнир узачак
Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнир узачак

Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнир узачак

2025нче елның 2нче августында (шимбә көнне) Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча “Туган батыр” IV Россиякүләм турнир үтәчәк. Әлеге чара Татарстан мөфтияте, Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәре “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Турнир уктан атуны спорт төре буларак таныту, халыкларның тарихи, мәдәни һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Турнирда уктан ату күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, шулай ук аерым ярышларда көч сынашу мөмкинлеге 10 яшьтән алып 15 яшькәчә булган яшүсмерләр өчен дә каралган. Әлеге чарада катнашу өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән укчылар чакырыла. Турнирның төп кагыйдәсе – барлык катнашучыларга хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт.

Быел ярышлар сигез этаптан торачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы һәм “җамбы” этабы. Әйтергә кирәк, “җамбы” этабында катнашучыларга җирдән метр ярым биеклектә эленгән, диаметры 30 см һәм калынлыгы 20 см булган дискка атарга туры киләчәк: укчылар белән диск арасындагы аралык 30 метрны тәшкил итә һәм һәр команда ике кешедән тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта бара: беренче турнирда 65 укчы катнашса, икенчесендә – 75, өченчесендә 90 укчы көч сынашты. Бу халкыбызның традицион спорт төренә һәм мәдәни традицияләренә кызыксыну артуны күрсәтә. Быел Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Дагыстан, Әстерхан һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан тагын да күбрәк катнашучыларның килүе көтелә.

Турнирны үткәрү урыны итеп сайланган Алабуга шәһәрчеге үзенең бай тарихы белән таң калдыра. Ул – X гасыр архитектура һәйкәле саналган борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга шәһәрчегендәге борынгы мәчет урынында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.

Турнирда катнашудан тыш, кунаклар ярыш узган көнне үткәреләчәк һөнәрчеләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда катнаша алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*