Халкыбызга сокланам мин. Бер дә күңел төшереп, зарланып утырмый: шигырьләр язалар, тарихыбыз белән кызыксыналар, аннары пенсия акчасын җыялар да, китап бастыралар. Һәм аны дус-туганнарына, кызыксынучыларга тараталар әле. Берәүләргә аңлашылып та бетмәс бу.
Актив ветеран укытучыбыз, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиеваның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган тагын бер китабы безнең кулга килеп эләкте. Автор үзе редакциябезгә бүләк итеп җибәргән. «Гомер язмышлары» дип исем бирелгән аңа. «Тарихта эзле Татар Вагай авылы халкы тарихы турында истәлекләр җыелмасы» дип язылган аның алгы битендә. «Китап Төмән өлкәсе Татар Вагай авылында яшәүчеләр һәм читтәге бу авыл кешеләренә: Татар Вагай урта мәктәбен тәмамлаучыларга, туган себер авылының үткәнен һәм бүгенгесен беләсе килүче һәркемгә адресланган» дип тә өстәлгән. Тубыл типографиясендә бастырылган тарихи-публицистик басманың тарихы белән кызыксынып, аның авторы Рәшидә Корман кызына мөрәҗәгать иттек.
– 18 ел Татар Вагай мәктәбендә эшләгән, анда яшәгән яшьлегем еллары миңа бик кадерле. Мәктәп тарихын, укытучыларын яхшы беләм. Үземнең Комарау авылы турындагы китабым чыккач, белгән материалларым, музейдагы мәгълүматлар анда-монда чәчелеп ятмасын, бер китапта туплансын дип бу китапны да әзерләргә булдым. Юбилейга өлгерим дип ашыктым. Анда 4 авылның Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләре, мәктәпнең, авылның тарихы, күп укытучылар турында язмалар, район һәм өлкә «Яңарыш» газеталары битләрендә чыккан мәкаләләр рус һәм татар телләрендә урын алган. Авылның төрле һөнәр ияләре, сәләтле, хөрмәткә лаек кешеләре, үрнәк гаиләләр турында язасым килде.
Материалларда үземнең истәлекләрне, мәчет, мәктәп музееннан алган язмаларны кулландым. Эзләнеп йөрергә мөмкинчелегем юк, булганнарын тупладым.
Авыл өчен зур истәлек. Беркемгә дә эзләнеп йөрергә кирәкми. Монда тарих белән бергә, авылда эшләгән җитәкчеләр, мәктәп ачылган алып директорлары, укытучылар турында мәгълүмат бирергә тырыштым.
Китап бастырасым килү теләген белдереп, авыл халкына хәбәр иттем, район газетасында белдерү бастырдым. Бер өлеш җыелды, күпмесендер үземнән түләдем.
Китапның әһәмияте әйтеп бетергесез. Мондый басмалар һәр авылда, һәр өйдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Тарихын белмәгән кеше – хәтерсез кеше бит инде ул. Хәтер бик зур байлык ул.
Рәшидә Корман кызы беренче битләрдә үзе, ярдәмчеләре Әнисә Камалетдинова, Галия Мөслимова белән таныштыра. Аннары 6 бүлектә авыл тарихы, мәктәп, югары исемнәргә лаек булучылар, танылган шәхесләр, Бөек Ватан сугышы вакытында авыл, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары, башка хәрби хәрәкәтләрдә, МХОда катнашучылар, үрнәк татарвагайлылар турында сөйли, фоторәсемнәргә урын бирә. Әлбәттә, алар арасында Герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше – 1915 елда Татар Вагайда туган Сәлим Аникин, хәбәрчебез Суфия Бакиева да бар. Тагын да 5нче бүлек кызыклы тоелды миңа. Анда 1950 – 2025 еллар арасында авылда яши торган кешеләрнең урамнары, гаиләләре турында да белергә була.
Кыскасы, зур хезмәт куелган һәм озак елларга кадерләп сакланырлык җыентык бу.
Гөлнур ВӘЛИЕВА
Чыганак: yanarish72.ru