tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ул бала вакытта ук хәрби булырга хыялланган
Ул бала вакытта ук хәрби булырга хыялланган

Ул бала вакытта ук хәрби булырга хыялланган

Ульяновскида десантчы – гвардияле өлкән лейтенант Илдар Губайдуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды.

1995 елның 2 августында, ВДВ көнендә, Ульяновскида ир бала туа. Аңа үсеп җитеп, чын десантчы булырга язган була. Сүз Туган илебез Герое Илдар Губайдуллин турында бара. Шушы көннәрдә, 29 ел узганнан соң, мәңгелеккә 26 яшьлек егет булып калган Герой истәлегенә ул яшәгән йортка мемориаль такта куелды.

Илдар малай чагында ук армиядә хезмәт итү турында хыяллана: өсләренә солдат формасы кигән егетләрнең рәсемнәрен ясый, хәрби тарих, спорт, ориентирование белән мавыга, күп укый. Әнисе аны 31 нче бригадага, ВДВ бәйрәмнәренә алып йөри. Ул Ульяновскиның гвардияле Суворов училищесын бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Рязаньнең Маргелов исемендәге югары һава-десант командалы училищесына укырга керә. Аннары 31 нче гвардияле десант-штурмлау бригадасында хезмәт итә.

24 февральдә Илдарның взводы беренчеләрдән булып Гостомельгә барып төшә. Плацдармны киңәйтү буенча героик бурычларны үтәгән вакытта, өлкән лейтенант Губайдуллин взводына дошманның өстенлек иткән көчләренә каршы торырга туры килә. 2022 елның 5 мартында Илдар Альберт улы Губайдуллин батырларча һәлак була. Батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтүе өчен Мужество – Батырлык ордены белән бүләкләнә. Үлгәннән соң.

Илдарның әнисе истәлек тактасы урнаштыру инициативасы белән чыккан. Сенатор Айрат Гибатдинов белән Законнар чыгару Җыелышы депутаты Роман Султашов аңа булышлык күрсәткәннәр.

Истәлек тактасын ачу тантанасында Геройның туганнары, сугышчан иптәшләре һәм укытучылары катнашты.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*