tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтисе-махсус хәрби операция зонасында, ә кызы аңа багышлап җырлар башкара
Әтисе-махсус хәрби операция зонасында, ә кызы аңа багышлап җырлар башкара

Әтисе-махсус хәрби операция зонасында, ә кызы аңа багышлап җырлар башкара

Кечкенә кызның зур йөрәге аша башкарылган ватанпәрвәрлек турындагы җырлар тамашачылар күңеленә дә хуш килгән. Әтисе ялга кайткач, кыз бер минутка да яныннан китми, аның белән төрле чараларга бара. Әтисе кебек хәрби абыйларның батырлыкларын данлап җырлар җырлый. Николай Дмитриев махсус хәрби операциягә киткән вакытта 5 яшьлек булып калган кызы Диләрә 6 яшендә инженерлар әзерли торган класска укырга керә. Быел икенче сыйныфка укырга бара.

– Әтиебез мобилизация кысаларында ил сагына киткәч, махсус хәрби операциягә багышланган җырларны флешкага туплап, кызыбыз Диләрә белән машинада тыңлап йөри башладык, – ди Эльвира Зарипова.

“Позывной Струна” җырын ишеткәч, Диләрә: “Әни, минем дә бу җырны җырлыйсым, әтигә яздырып җибәрәсем килә”, – ди. Бергәләп әлеге җырны өйрәнеп әтиләренә җибәрәләр. Билгеле инде, ата кеше өчен моннан да зур бүләк була алмый, зур горурлык белән башка хезмәттәшләренә дә күрсәтә. Солдат абыйлардан бер-бер артлы рәхмәт сүзләре килә. Бу хәл Диләрәне тагын да үсендереп җибәрә.

Җырны тагын да яхшырак өйрәнү теләге белән, Диләрә укый торган Балтач гимназиясенең музыка укытучысы Римма Әхтәмовага мөрәҗәгать итәләр. Билгеле, укытучы апалары да бу изге эшкә теләп ярдәм итә. Җырны камилләштереп, төрле конкурсларга җибәрергә дигән фикерен җиткерә. Бу җыр гимназиянең бер бүлмәсе эчендә генә калырга тиеш түгел, дип укучыларның смотр концертында җырлатырга булалар. Чара барышында видеога төшереп, клип әзерләнә. Гимназия кысалары өчен генә эшләнгән бу видеоны Диләрәнең әтисенә юллыйлар, кызы өчен сөенгән бүлекчә командиры Николай Дмитриевның күзләренә шатлык яшьләре тула. Җырның авторы – Анна Ютага барып ирешә. Ул да кызны үсендереп, очрашу вәгъдә итә.

Хәзер Балтач гимназиясендә хәрби җырларны башкаручы төркем барлыкка килгән. Беренче җыр “Струна” белән башлангач, төркемгә дә шушы исемне бирергә булганнар. Диләрә Дмитриева, Азамат Гәрәфетдинов, Аяз Хәсәнов, Илназ Закирҗанов, Сөләйман Гыйззәтуллин  хәзер бергәләп төрле чараларда чыгыш ясый.

– Барысы да үзеннән үзе килеп чыкты, – ди кызның әнисе Эльвира Зарипова. –  Инструменталь группаны укытучылар сәхнә буш тормасын өчен генә чыгарганнар иде. Ә ул шулкадәр матур килеп чыкты. Бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Төркем булып чыгыш ясасалар бик яхшы булыр иде  дигән фикеремне җиткердем. Мин генә түгел, башка әти-әниләр дә куәтләп алдылар.

Балтачның ватанпәрвәр егет-кызларын республикада да белә башлаганнар. Аларны төрле чараларга чакыралар. Казан шәһәренең “Туган авылым” комплексында әтиләре хәрби хезмәттә булган талантлы балалар концертына чакыру алып, чыгыш ясап кайтканнар. Күптән түгел Диләрәне “Шаян” га чакырып,  телевизорга төшергәннәр. Төркем һәм гимназиядә укучы сәнгатькә оста берничә бала Казан шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальгә барып, яраланып кайтып, дәваланучы солдатлар өчен концерт куйганнар. Госпиталь җитәкчелеге күңелгә үтеп керүче мондый матур җырларыгыз белән тагын килегез, дип озатып калган

– Мондый төркемнәр башка районнарда да барлыкка килсә, балаларыбыз яшьтәшләре белән аралашып торса, без бик шат булыр идек, – ди Эльвира Зарипова. – Алар репетицияләргә зур горурлану белән бара. Татар һәм рус телендәге җырларны үзләре сайлап ала. Киләчәктә тормышка ашырасы планнарыбыз шактый. Гимназиядә эшләүче укытучыларыбызга, җитәкчелеккә бик зур рәхмәт. Балаларыбыз Ватанга хезмәт итү, аны яратуны кече яшьтән белеп үсә.

https://shahrikazan.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*