tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана
Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

Октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел барлык теләүчеләр өчен бушлай дәресләр Казанның 29 мәчетендә үткәреләчәк.

Ислам нигезләре программасы 3 елга исәпләнгән. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Курслар кысаларында түбәндәге фәннәр укытыла: “Әдәп-әхлак”, “Гакыйдә”, “Тәҗвид”, “Коръән”, “Фикъһе”, “Сира”, “Гарәп теленең башлангыч курсы”. Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле, татар теле һәм башкалар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә. Мәчетләр каршындагы курсларда бердәм уку әсбабы – “Ислам дине нигезләре” китабы. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым белем ала.

Моннан тыш, Татарстан мөфтияте барлык теләүчеләрне “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра. Ислам нигезләре буенча әлеге кыска вакытлы курслар атнасына бер тапкыр 8 атна дәвамында үтәчәк. Ул Казанда 4нче октябрьдән (Нәзарәт бинасында) һәм 5нче октябрьдән Әлмәттә (Җәмигъ мәчет бинасында, Мәрҗани ур., 82а) башланачак.

Октябрь аеннан Россия ислам институты да “Без – татарлар!” курсларын башлап җибәрә. Ул барлык теләүчеләр өчен ислам дине буенча белемнәрен тирәнәйтергә, татар телен үзләштерергә, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнергә, татар тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук татар һәм рус телләрендә онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.

Барлык курслар бушлай үткәрелә.

Сезнең игътибарыгызга – Казан шәһәрендә үткәрелә торган мәчет каршындагы курсларның тулы исемлеге. Теләгән һәр кеше биредә үзенә якын мәчетне сайлый ала. (Әлеге исемлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.)

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*