tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» фестивалендә үзенчәлекле мастер-класс узган
Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» фестивалендә үзенчәлекле мастер-класс узган

Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» фестивалендә үзенчәлекле мастер-класс узган

26 октябрьдә Новосибирск Татар мәдәнияте йортында «Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале кысаларында үзенчәлекле мастер-класс узган. Аны алтын куллары белән матурлык тудыручы чукрак оста Зариф Сунаров үткәргән. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Чарада катнашучылар акрил буяулар белән рәсем ясау техникасына өйрәнгән һәм традицион лалә чәчәген сурәтләгән.

Зариф Сунаров фестивальгә Куйбышев районыннан әнисе Зөлфия белән бергә килгән. Зөлфия Абдулловна – Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы Куйбышев районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.

Мастер-класс сәнгатьнең кешеләрне берләштерүче һәм универсаль төсләр һәм формалар телендә сөйләшергә мөмкинлек бирүче уникаль инструмент булуын дәлилләде, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*