tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан дәүләт энергетика университетында “Татарча диктант” акциясы оештырылды
Казан дәүләт энергетика университетында “Татарча диктант” акциясы оештырылды

Казан дәүләт энергетика университетында “Татарча диктант” акциясы оештырылды

Бүген, 14 ноябрь көнне, Казан дәүләт энергетика университетында “Татарча диктант” чарасы оештырылды. Катнашу барлык теләүчеләр өчен ирекле иде.  Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.

Текстны шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасе, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Фәнил Гыйләҗев укыды.

Казан дәүләт энергетика университетында “Татарча диктант” акциясе 2018 елдан бирле үткәрелеп килә, быел исә ул тагын да киңрәк масштабта оештырылды. Татар телен һәм язма культурасын үстерүгә юнәлтелгән бу чарага барлык студентлар да бик актив кушылды, аудиториядә белем алучыларның кызыксынуы аеруча сизелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы акциядә катнашырга килгән һәр студентка, һәр язучыга ихлас рәхмәтләрен белдерде. 

“Татарча диктант” акциясе традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*