tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксар җәмәгатьчелеге бөтендөнья белем акциясенә кушылды
Яңа Чабаксар  җәмәгатьчелеге бөтендөнья белем акциясенә кушылды

Яңа Чабаксар җәмәгатьчелеге бөтендөнья белем акциясенә кушылды

Яңа Чабаксар  җәмәгатьчелеге бөтендөнья белем акциясенә кушылды. Дөньяның дистәләгән илендә «Татарча диктант»  – татар җәмгыятенең иң зур тел акцияләренең берсе, ул миллионнан артык кешене җыя. Быел чара Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган.

Яңа Чабаксар бөтендөнья татар теле бәйрәменә ел саен кушыла, быел менә сигезенче кат үткәрелде. Мәчетнең уку залында ике көн рәттән диктант тексты язылды, экраннан татар телдә сөйләүче матур сүз остазлары чыгышлары яңгырады. 

Беренче көн ага-абыйлар, икенче көн апа-ханымнар  диктант яздылар. Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән туган җирнең кадерен бик төгәл билгеләүче өзекнең тирән мәгънәлелеген, хәзерге көндә бик актуаль булуын бөтен катнашучы билгеләп үтте. 

Яңа Чабаксар татарларының рухи әйдәп баручысы Минкадир хәзрәт Рәҗәпов барлык оештыручы һәм катнашучыларга зур рәхмәтләр белдерде. 28 нче ноябрьдә мәчеттә үтәчәк мәхәлләнең 25 еллыгына багышланган утырышка чакырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*