tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел килергә аз гына вакыт калып бара, сизәсезме? Әлбәттә, сизәсез!
Яңа ел килергә аз гына вакыт калып бара, сизәсезме? Әлбәттә, сизәсез!

Яңа ел килергә аз гына вакыт калып бара, сизәсезме? Әлбәттә, сизәсез!

Яңа ел килергә аз гына вакыт калып бара, сизәсезме? Әлбәттә, сизәсез! Яңа елны каршы алырга әзерләнәсездер инде, әйеме. Ә узып барган иске (әле кайчан гына ул да Яңа ел иде бит) 2025нче елны, шулай ук, дулкынланып, өметләр баглап каршы алган идек.Рәхмәтләрегезне әйтергә онытмадыгызмы аңа? Онытмагыз, яме.Исегезгә төшерегез, Аллаһы Тәгалә сезгә нәрсәләр бирде 2025нче елда, нинди уңышларга ирештегез, күпме ризык, бәрәкәт бирде, иман байлыгын бирде ул сезгә.Рәхмәтле булыгыз, шөкер итегез һәм матур итеп хушлашырга онытмагыз.
Ә әлегә без дә, Омски шәһәрендә эшләп килүче “Ибир” татар милли-мәдәни мохтариятенең директор вазифасын үтәүче Марат Сафарович Катыров оештыруы һәм ярдәме белән, “Ак калфак” хатын-кызлар клубы активистлары Дуслык Йортында (БОУ г.Омск Дом Дружбы) балалар өчен Чыршы бәйрәмен ничек уздыруыбыз турында сөйләп китик әле!
Нинди сәләтле балаларыбыз үсеп киләләр, сөбханаллаһ! Татар җырларын, биюләрен яратып башкаралар, бер-берсен өйрәтәләр! Бала чакта бик тиз үзләштерәсең бит җыр-биюләрне.Тик татарча сөйләшүләре яман инде балаларның. Алай да бер кызыбыз куандырды безне бүген! Карина Карымова исемле кызыбыз бәйрәмне алып баручыларның берсе булып, гел татар телендә сөйләде!!! Чиста, матур сөйләмле кызыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез!
Актив яшьләребезне М. Катыров рәхмәт хатлары һәм махсус бүләкләр белән бүләкләде…
Чыршы бәйрәме гадәттәгечә, җыр-биюләр, төрле уеннар, табышмакларга җавап бирүләр белән үрелеп барды. Чыршы тирәли төрле мастер-класслар уздыру урыннары да гел балаларны үзләренә тартып, кызыктырып торды. Һәр бала үз осталыгын күрсәтә алды һәм Кыш бабай тарафыннан тиешле бүләген дә алды.

Зур рәхмәт Адель Замалеев җитәкләп килүче “Алтын” яшьләр төркеменә! Бу яшь балалар да “Ибир” мохтарияте тырышлыгы белән туплана алганнар иде, үсә төшкәч, үзләре аерым эшләп карарга батырчылык иттеләр. Кичәге “Ибир” мохтарияте тарафыннан уздырылган Чыршы бәйрәмендә алар тулысынча үзләрен күрсәтә алдылар. Бергәләп эшләүгә ни җитсен! Балаларның үсешен без, олылар, бары тик хуплыйбыз һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез!
Аллаһы Тәгалә алдагы елларда да һәркайсыбызга бәхетле тормыш, сәламәтлек, бәрәкәт бирсен, яңадан яңа уңышларга ирешергә насыйп итсен, милләтебез үсешенә күп көч куеп, милләтен, телен хөрмәт итеп хезмәт иткән кешеләргә алда да эшләп китәргә көч һәм куәт бирсен. Җир йөзенә тынычлык иңсен, сугышлар бетсен, улларыбыз, ирләребез, әтиләребез исән-имин гаиләләренә кайтып, тынычлыкта тормышларын дәвам итәргә насыйп булсын. Амин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*