Яр Чаллы шәһәренең Г.Акыш исемендәге лицей-интернатында фәнни-гамәли конференция үтте. Г.Акыш исемендәге III Халыкара конференция Бөтендөнья татар конгресы, Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Бу елгы Конференция Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче Камаз автомобиле чыгуга 50 ел тулуга багышлана.
Конференциянең географиясе киң. Безгә Чаллы шәһәреннән, Мөслим, Тукай, Нурлат, Бөгелмә, Сарман, Лаеш, Җәлил, Актаныш районыннан һәм Киров, Пермь өлкәләреннән 80 артык эш килде.
Сайлап алу этабын үтеп 41 укучы бүгенге конференциядә 6 секциядә чыгыш ясады.Чыгышларны мәртәбәле галимнәр бәяләде. Алар арасында Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, профессор- Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, Г.Исхакый премияләре иясе, Чаллы шәһәре язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Сафин Факил Миннемөхәммәт улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, «Алтын йөрәкле кеше» мактаулы исеме иясе Рзаева Гөлзада Мөхәммәт кызы бар иде. Укучылар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров һәм Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Н.В.Кашапов имзалаган дипломнар белән бүләкләнделәр.


