Хәзер төрле мәҗлесләрдә татар халкының уникаль мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтү, электән килгән йолалар буенча бәйрәм итү модага кереп китте. Татар милли гореф-гадәтләрен күрсәтүче коллективлар арасында «Риваять» этно-төркемен аерып әйтергә була. Аның җитәкчесе Руслан Габитов эшчәнлекләре турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Безнең төп ике юнәлеш бар. Беренчесе җырлап-биеп, театральләшкән форматта фонограмма белән эшләү. Икенчесе – «тере состав», борынгы уен коралларында – кубыз, думбра, озын курайлар, бәрмә уен кораллары һәм башкаларда уйнап, эпик жанрлар.
Казанда туристлар өчен төрле интерактив программалар бар. Безнең «Кунакчыл бай йорты» дип аталган, халкыбызның өстәл арты традицияләренә караган интерактивка үткән ел 10 яшь тулды. Монардан кала, әле бик күп кызыклы форматлар белән эшлибез.
«Тәртип» радиосында һәм ТНВда «Манзара» тапшыруы кысаларында «Моң сандыгы» дигән сәхифәм чыга. Мин анда татар-төрки уен кораллары турында сөйлим. Без Казанда, якын тирәдәге шәһәрләргә балалар янына мәктәпләргә дә йөрибез, аларга да уен кораллары турында сөйлибез.
Без йолаларны, җырларны заманчалаштырабыз. «Кыз озату», «Бирнә сандыгы», «Туганнарны берләштерү», «Кыз белән егетне мактау җырлары» ише йолаларны яңартабыз, матур итеп күрсәтәбез. Кешеләр бер-берсеннән күреп, безне чакыралар. Хәзер туйлар бер калебкә салынган. Тик туйларда Европадан килгән йолаларны кулланалар, ә үзебезнең төрки йолалар читтә кала», – ди ул.
Руслан Габитов белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләшкән.
Чыганак: tatar-inform.tatar